Коронавирус армиягә чакырылышны туктатмасмы?

Армиягә чакырылыш туктатылмый. Моңа коронавирус та сәбәпче була алмый. Солдатлар ил чикләрен сакларга китәчәк. Бу хакта указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Язгы чакырылыш 1 апрельдән башлана һәм армиягә 135 мең егет китәчәк. Язгы чакырылыш 15 июльдә төгәлләнә.

Оборона министры Сергей Шойгу әйтүенчә, барлык булачак солдатларны иң элек коронавирус инфекциясенә тикшерәчәкләр. Хәрби частьләргә урнашканнан соң, аларны ике атналык карантин көтә. Мондый чара хәрбиләр арасында инфекция таралуга киртә булачак, дип саный министр.

− Военкоматлар һәм хәрби җыен пунктлары барлык таләпләр белән дә таныш, медицина белгечләре дә арттырылды. Солдатларның күбесе май-июнь аенда хәрби бурычын үтәргә җибәреләчәк, − диде үз чыгышында Сергей Шойгу. – 32 госпитальдә инфекция йоктыручыларны дәвалау өчен махсус бүлекләр булдырылды.

Сүз уңаеннан: Оборона министры урынбасары Тимур Иванов белдергәнчә, сигез күпфункцияле медицина үзәге төзелеше 30 апрельгә кадәр төгәлләнәчәк. Болар Одинцово, Подольск, Түбән Новгород, Волгоград, Оренбург, Новосибирск, Сосновый бор һәм Уссурийскидагы корылмалар. Калган сигезе 15 майга кадәр төзелеп бетәчәк.

– Хәрби хезмәткәрләрнең һәм гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү макстында безгә рекордлы срокларда тиешле медицина җиһазлары белән җиһазландырылган, 1600 урынлы 16 махсуслаштырылган медицина үзәкләре төзү эшен башкарырга туры киләчәк. Төзелеш эшләре 20 марттан башланган иде. Моның өчен Россия бюджетыннан 8,8 млрд ум акча бүлеп бирелде, − дип аңлатты Иванов.


Фикер өстәү