Рөстәм Миңнеханов: «Кешеләр азык-төлек сатып алганда уңайсызлыклар тоярга тиеш түгел»

 Рөстәм Миңнеханов онлайн-ритейлерлар белән онлайн-очрашу уздырды. Фикер алышуда OZON, Яндекс, Wildberries федераль компанияләре һәм Kazan Express республика маркетейсы вәкилләре катнашты. Алар үз борчуларын һәм проблемаларын җиткерделәр, шулай ук килеп туган гадәти булмаган хәлдән  чыгу юллары хакында фикер алыштылар. 

Президент билгеләп үткәнчә, онлайн-сәүдә һәм товарларны өйгә китерү хезмәтләре үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында зур актуальлеккә ия. Бүгенге көндә әлеге компанияләр бик мөһим бурычны үтиләр, кешеләрне азык-төлек белән тәэмин итәләр. Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов эш бирүчеләрне курьерларның куркынычсызлыгы мәсьәләләренә игътибарлы булырга да чакырды.  «Кешеләр азык-төлек сатып алганда уңайсызлыклар тоярг тиеш түгел», — диде ул.

Онлайн әңгәмә барышында Kazan Express җитәкчесе өлкән яшьтәге кешеләргә (65) азык-төлек җыелмаларын түләүсез тарату инициативасы турында сөйләде. Онлайн-киңәшмәдә катнашучылар логистика белән ярдәм итәргә әзер булуларын белдерделәр. Рөстәм Миңнеханов  игелекле башлангычны хуплады һәм мондый мөһим эшкә битараф булмаучыларны — өлкән яшьтәге татарстанлыларга ярдәм күрсәтергә чакырды.

Президент мондый онлайн-очрашулар үткәрергә әзер булуын әйтте.


Фикер өстәү