Татарстанда коронавирус йоктырган тагын бер пациент дәваланган

Татарстанда тагын бер коронавирус белән зарарланган пациентны Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсеннән чыгардылар.

Бу — республикада савыгуның икенче очрагы. Исегезгә төшерәбез, элегрәк авыруны «Зенит-Казан» волейболчысы Эрвин Нгапеттан дәвалаганнар иде.

Хәзерге вакытта Татарстанда 19 коронавирус белән зарарлану очрагы теркәлгән, барысы да читтән кертелгән очрак. Хәзерге вакытта Республика хастаханәләрендә әлеге авырудан 17 пациент дәвалана.


Фикер өстәү