Төркиядә яшәүче Якуб Өмәр углы: «15 көннән хәлләр яхшыра башлар дип торабыз»

 

– Сине өйдә тотуы кыен. Инде сәфәрләрең тукталгандыр. Әнкарада вәзгыять ничек? Сездә халык коронавирустан ничек саклана, – дип Әнкарада яшәүче Ауразия Язучылар берлеге рәисе, язучы Якуб Өмәр углыннан Төркиядәге хәлне белештек.

– Бу көннәрдә күпләребез өйдә утыра. Шәхсән мин үзем әле бер атна гына өйдә. Дөрес, айдан артык инде чит илләргә барганым юк. 65 яшьтән узганнар инде өч атна өендә утыра. Хәлнең шактый четрекле икәнен аңлап, 10-15 көн өеннән чыкмаучылар бар. Дөрес, урамда йөргән кешеләргә полиция бәйләнми. Шәһәр читенә чыгучыларга да тыю юк. Шулай да кешеләр Хөкүмәт кешеләре куйган шартларны үтәргә, сакланырга тырыша. Сакланганны Ходай саклармын дигән ич. Хәзерге вакытта Әнкарада коронавирус эләктерүчеләр 320 кеше. Илебездә 11 мең кеше тест тапшырган. 7 мең 730 кешедә шушы вирус табылган диләр. Хәзер алар хастаханәләрдә дәвалана. Иң күп вирус эләктерүчеләр — 15 миллион кеше яши торган Истанбулда. Туристларның аеруча яраткан урыны, борынгы шәһәр бит ул. Илебезнең 14 районында карантин игълан иттеләр. Анда кертмиләр дә, чыгармыйлар да. Алла бирса, унбиш көннән хәлләр яхшыра башлар дип торабыз. Майның урталарына туристлар да килә башлар, шәт. Узган атна ахырында шагыйрь Роберт Миңнуллинның китеп баруын ишетеп кайгырдык. Татар әдәбияты өчен генә түгел, барча төрки әдәбиятлар өчен дә югалту бу. Форсаттан файдаланып, шагыйрьнең туганнарының, дусларының, гомумән, барча әдәбият сөючеләрнең хәсрәтен уртаклашабыз, – дип сөйләде, Татарстан халкына иминлек, саулык-сәламәтлек теләде ул.

Фото: pixsebay
Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү