8 кешене атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның психиатрия экспертизасы нәтиҗәләре билгеле

25 октябрьдә Забайкальеда армия хезмәтендәге Рамил Шәмсетдинов 8 кешене атып үтергән иде.

Аннан соң аңа төрле тикшерүләр узарга туры килде. Ниһаять, психиатрия экспертизасы нәтиҗәләре дә билгеле булды. Бу хакта ТАСС хәбәр итте.

В.П.Сербский исемендәге институтта үткәрелгән тикшереләр аның акылында зәгыйфьлек булмавын, ягъни үз акылында булуын раслаган.

Хәзер Рамил Шәмсетдинов “Бутырка” СИЗОсыннан Ерак Көнчыгышка күчерелгән. Тиздән аңа суд булачак.


Фикер өстәү