Депрессиядән нәрсә коткара? | Киңәш

Депрессияне дөрес туклану ярдәмендә дә җиңеп була. Моның өчен көндәлек рационга түбәндәге яшелчә, җиләк-җимешләрне өстәү дә җитә:

Җиләкләр. Караҗиләк  стресс һәм апатиядән саклау өчен  иң яхшылардан санала. Аның составында В витамины белән “аскорбинка” күп. Карбыз яратучылар да көзге депрессиягә каршы тора ала. Андагы цитруллин аминокислотасы кәефне күтәрә.

Брокколи. Витаминнарга иң бай кәбестә бу. Аның составында В, А, С, Е, РР төркеменә кергән витаминнар бар. Брокколидагы фолий кислотасы исә хәвефләнү, курку кебек халәттән, эмоциональ киеренкелектән коткара.

Күркә ите стресс һәм йокысызлыкка каршы көрәшүче триптофан аминокислотасына бай. Күркә итен күпме ашасаң да куркыныч түгел. Әлеге диетик итле ризык симерүдән дә саклый.

Баллы тәм-томнарны көзен чамалап кулланырга киңәш ителә. Тәмле торт һәм пирожныйлар начар уйлардан азат итеп, кәефне күтәрергә сәләтле, билгеле. Шул ук вакытта алар организмда бик зур бәйлелек тудыра. Бер тапкыр авыз иткәч, баллы ризыкны тагын да күбрәк  ашыйсы килә башлый. Бу исә сәламәтлеккә дә, гәүдә авырлыгына да зыян гына китерә.

Цитруслылар. Көн дәвамында апельсин, мандарин кебек цитруслы җиләк-җимеш ашау да депрессиягә каршы торырга ярдәм итәчәк. Алар нерв системасы белән иммунитетны да ныгыта. Моннан тыш сыр, чикләвек белән дә “дус” булыгыз. Алар организмга бәхет һәм йокы гормоннары “бүләк итә”.

Көзне күңел төшенкелегендә уздырмыйм, дисәгез, фастфуд, ярымфабрикатлар, чипсы, кызган ашамлык кебек зарарлы ризыклардан баш тартырга туры киләчәк. Алар бар да – начар кәеф чыганагы. Күпсанлы тикшеренүләрдә исбатланганча, мондый азык-төлек аркасында психиканың торышы начарлана. Дөрес булмаган рацион депрессия барлыкка килү куркынычын 40 процентка арттыра.

Халык медицинасы

 – Депрессиядән коткаручы төнәтмә өчен 500 грамм сельдерей тамыры, 50 грамм керән тамыры, 1 лимон, 50 грамм сарымсак белән 50 грамм бал кирәк булачак. Сельдерей, керән, сарымсак һәм лимонны иттарткыч аша чыгарып, шушы катнашмага бал өстәгез. Алга таба аны банкаларга тутырып, бер атна төнәтегез. Аны  көнгә бер чәй кашыгы күләмендә ач карынга эчәргә кирәк. Төнәтмәне суыткычта саклыйсы.

– Күңел төшенкелеге белән йокысызлыктан интегүчеләргә түбәндәге ысулның да ярдәме тими калмас. Бер стакан кайнап торган суга 1 аш кашыгы вакланган бөтнек яфрагы салып, ун минут кайнатырга кирәк. Аны көн саен иртә-кич ярты стакан күләмендә эчсәгез, хәлегезнең яхшырганын сизәрсез.

– Көзге күңел төшенкелегеннән үлән чәйләре дә коткара. Сары мәтрүшкә, песи үләне тамыры, пустырник һәм мелисса салып кайнатылган чәй тынычланырга, йокыны җайга салырга ярдәм итә.

– Эфир майларының хуш исе дә кәефне күтәрергә сәләтле. Шуңа күрә көз көне йортыгызда бөтнек, грейпфрут, розмарин исе аңкып торса, күңел төшенкелегенә бирешмәссез.


Фикер өстәү