Айрат Фәррахов: “Конституциягә кертеләсе төзәтмәләр дәвалау турында гына түгел, алар – тигез шартлар тудыру турында”

Конституциягә кертеләсе сәламәтлек саклау тармагына кагылышлы төзәтмәләр, илнең кайсы почмагында яшәвенә карамастан, халыкның бушлай сыйфатлы медицина ярдәменә мөмкинлеген арттырачак, диде Россия Дәүләт Думасы депутаты, элеккеге сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов “ВТ” хәбәрчесенә. “Конституциядә, кешенең яшәү урынына карамастан, аның сыйфатлы медицина ярдәмен алуга хокукы билгеләнә. Хакимият органнары шуны тәэмин итмәсә, бу Конституцияне бозу буларак санала. Шулай итеп бөтенләй яңа җаваплылык барлыкка килә”, – диде ул.

Дөрес, Конституция моңа кадәр дә бушлай сәламәтлек саклауны гарантияләде. “Әмма шартлары булмаса, хокук булудан гына да файда юк. Хәзер Конституциягә барлык кеше файдалана алган сыйфатлы медицина турында статьялар өстәү тәкъдим ителә. Димәк, конкрет, тәгаен ярдәм булачак”, – дип искәртте Айрат Фәррахов.

Депутат әлеге төзәтмәләрнең сәламәтлеккә кагылышлы күп факторларны исәпкә алуын да искәртте. “Бу төзәтмәләр дәвалау турында гына түгел, ә шартлар тудыру турында. Илнең теләсә кайсы почмагында халыкка тигез шартлар тудыру мөһим, – диде ул. – Бу мөмкинлекләр дигән сүз дә. Моңа кулланучы кәрҗине дә, чиста су да, экология дә керә”.


Фикер өстәү