«Бәхетне тоярга бәхетсезлек булышты»

Русларның: «Бәхет булмас иде, бәхетсезлек булышты», – дигән сүзләре бар бит әле. Илләр буйлап таралган куркыныч пандемия Британиянең фәкыйрь гаиләләрендә яшәүче балаларның кайберләренә затлы гаиләләрдән чыккан яшьтәшләре белән иң абруйлы Итон колледжында бер парта артына утыру мөмкинлеге биргән.

Бары тик күп акча түләп кенә керергә мөмкин булган колледж үз ишекләрен очын очка ялгап яшәгән гаилә балаларын бушка укыту өчен ачкан. Колледж җитәкчелеге шундый карар кабул иткән. Гап-гади шәфкать туташлары, машина йөртүчеләр, полицейскийлар, идән юучылар эшләрен ташлап балаларын күзәтеп өйдә утырмасыннар, дигәннәр. Түбән катлаулардан чыккан балалар, пандемия беткәнче, пасха каникулы һәм җәйге каникул вакытында да колледжда булачак. Бай гаиләләрдән чыккан түләп укучы балалар белән бушка укый торганнар арасында бернинди аерма да булмаячак, диләр. Һәркем бассейннан, теннис кортыннан, ашханәдән тигез файдаланачак. Югары катлаудан чыккан яшьтәшләре мондый мөмкинлекләр өчен елга 42 мең фунт стерлинг акча түләсәләр (безнең акча белән 4 миллион сум тирәсе), әти-әнисе гади эшче яисә хезмәткәр генә булган балалардан бер тиен дә акча алмаячаклар.

Барлык ил балаларын да мәшһүр колледжга сыйдырып булмаячак булуын. Әмма илдәге барлык балалар да Итонның он-лайн курсларыннан бушлай файдалану мөмкинлеге алачак. Колледжда белемне атаклы профессорлар бирүен һәм аны тәмамлаган укучыларның иң югары даирәләрдә кайнавын искә алсак, Итон җитәкчелегенең гадәти балаларга ишек ачуы Әбүгалисина алдында мәгарә ишеге ачылуга тиң.

Итон моңа кадәр дә укучыларның акча янчыгына гына игътибар итмичә, табигый сәләтләрен һәм тырышлыкларын да исәпкә ала торган булган. Сирәк булса да анда банк хисабы буш булганнарның да балалары эләккәләгән.

Килеп туган вазгыять уңаеннан һәр дәүләттә авыр хәлдә калучыларга ярдәм күрсәтергә тырышалар. АКШ ике кешелек гаиләгә 2400 доллар ярдәм күрсәтү, дүрт кешелек гаиләләргә 3000 доллар түләү мәсьәләсен күтәрә. Зур керемле кешеләргә әлеге ярдәм бирелмәячәк. Трамп әлегә бу мәсьәләдә Сенат белән килешеп бетә алмый. Президентлыкка кандидат Джо Байден: «Коронавируска тест үткәрү бушлай булырга тиеш. Вакцина шулай ук бар кешегә дә бушлай ясалырга, йогышлы чирдән дәвалану өчен акча таләп итмәскә тиешләр. Без кризиста», – дип белдерү белән чыкты. Социаль челтәрләрдә Төркия шәһәрләре урамнарында асфальтка пакет белән тезеп куелган ризык күренешләрен фотога төшереп уртаклашучылар җитәрлек. Урамдагы өстәлгә бушлай азык-төлек һәм шәхси гигиена кирәк-яраклары тезелгән фотоларны Канададан да җибәрәләр. Теләгән һәр кеше ярдәмне тартынусыз бушка алып китә ала. Кем белә, бәлки, бөтен дөньяда булып яткан вакыйгалар кешене кабат башкалар турында уйларга өйрәтер?

Рәшит Фәтхрахманов
Фото: pixabay.com


Фикер өстәү