Кибетләрдә мәхшәр ясамаска: бәя күтәрелми, азык-төлек кимеми

Шау-шуга бирелеп, кибетләрдә азык-төлеккә ябырылырга кирәкми. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр иткәнчә, республикабызның азык-төлек складларындагы продукция барыбыз өчен дә җитәрлек күләмдә. Кирәк булуга карап, запас тулыланып тора.

Билгеле булганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп туган хәлләрне күзәтеп торуны йөкләде һәм кибетләрдә халык өчен иң кирәкле продуктларның булу-булмавын контрольдә тоту буенча штаб оештырылды. Штабка Авыл хуҗалыгы, Икътисад һәм сәүдә министрлыклары, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең төбәк идарәсе вәкилләре керә. Шулай итеп, белгечләр көн саен кибетләргә барып, андагы хәлләрне күзәтә. Кичкә таба кайбер сәүдә үзәкләрендә буш киштәләр пәйда булса, киләсе көн иртәсенә алар ризыклар белән тутырып куела.
Наил Залаков әйтүенчә, сәүдә челтәрләренең азык-төлеккә ихтыяҗ көчәю очрагын тәүге тапкыр гына күрүләре түгел инде. Халыкта теге яки бу продукциягә ихтыяҗ арткан чор, кагыйдә буларак, ике атна чамасы дәвам итә, шуннан соң сатып алучылар кими. Шулай ук министр урынбасары сүзләренә караганда, кибетләр белән бәяләрне күтәрмәү турында килешүгә ирешелгән. “Килеп туган хәлләрдә кешеләрнең куркуга төшүе аркасында баеп калу омтылышы беркемне дә бизәми. Без бер-беребезгә игътибарлы булырга, бер-беребезгә ярдәм итәргә тиеш”, – дигән ул.


Фикер өстәү