Гөлләр матур булып үссен өчен бал кирәк

Яшелчә үсентеләрен караудан бушаган арада гөл утыртып, яңартып мәш киләбез.

Гөлкәйләрнең тизрәк үсеп китүләрен тели бит күңел. Шуңа күрә, яз-көз җиттеме, бакчачылар кибетләрендәге «Стимулятор роста» дигән сыекчага «ябырыла». Шул ук вакытта бу максаттан искергән, шикәрләнгән балны файдаланып карау күпләребезнең башына да килеп карамый. Ә бит элегрәк кибетләрдә махсус сыекча булмаган, әбиләребез, нәкъ менә шул балны кулланып, гөлләр үстергән.

Моның өчен нибары 1 чәй кашыгы бал кирәк. Балны 1,5 литрлы чиста пластик шешәгә салабыз да кайнаган су (суынган) тутырабыз. Капкачын ябып, бал эреп беткәнче, шешәне селкибез.

Эремәне кечкенә банкаларга бушатып, шуларга гөл ботакларын (өчтән бер өлеше баллы су эчендә торырга тиеш) урнаштырабыз. 12 сәгать узганнан соң, эремәне түгеп, банкаларга балсыз чиста су салабыз. Бу суда ботаклар күз ачып йомганчы диярлек тамырлана.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү