Илсур Метшин: Казанга туристларны кунакка көтмибез

Казанда кунаклар көтәр чак түгел. Коронавирус белән хәл тотрыклыланырга тиеш — шуннан соң гына шәһәр туристларны янә кабул итәчәк. Бу хакта ТР башкаласы мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе вакытында җиткерде.

«Казан — кунакчыл шәһәр. 10 ел дәвамында без туризмга аеруча зур игътибар бирдек, әмма хәзер вакыты ул түгел. Без беркемне дә кунакка көтмибез», — диде Метшин.

Хәзер Казанда барлык мәдәни һәм спорт учреждениеләренә керү мөмкинлеге чикләнгән һәм 20дән артык кеше җыелган чаралар тыелган.

Шәһәр башлыгы шәһәр халкының үзләреннән дә әлеге вазгыятьтә җаваплырак булуны һәм коронавирусны профилактикалауның барлык чараларын үтәүне сорады.

Метшин Казанда коронавирус вакытында туризм турында: Без беркемне дә кунакка көтмибез


Фикер өстәү