Карантин кагыйдәләрен бозучыларга 80 мең сум күләмендә акчалата штраф яисә 5 елга иректән мәхрүм итү яный

Соңгы арада коронавирус сүзе халык теленнән төшми. Тик, күпме генә сөйләсәк тә, күпләр саклану чараларын белми, андыймондый хәл була калса, кая мөрәҗәгать итәсен аңлап бетерми кебек. Коронавируслы тормышта яшәү кагыйдәләрен кабат искә төшерәбез.

«Аңлап кабул итәләр»

Иң төп шарт коронавирус йоктыру очрагы күпләп таралган илләрдән кайтучыларга куеладыр, мөгаен. Андыйлар үзләренең сәламәтлеген генә түгел, башкаларныкын да кайгыртырга тиеш. Теләсә кайсы чит илдән кайткан туристка 14 көн дәвамында изоляция каралган. Ул эшкә дә, җәмәгать урыннарына да, хәтта азык-төлек сатып алырга дип кибеткә дә чыгарга тиеш түгел. Бу хәтта үзендә бернинди авыру билгеләре сизмәгән кеше өчен дә мәҗбүри. Өйдә утырганда якыннар белән контактка керүдән дә тыелып торырга, иң гади кагыйдәләрне үтәргә: битлек киеп йөрергә, аерым савыт-саба кулланырга, кулны ешрак юарга, антисептик сиптерергә, бүлмәне җилләтергә кирәк. Хәле начараеп киткәннәргә табибны өйгә чакырырга киңәш итәләр.

Бу катгый режимны бозу очраклары да юк түгел. Андыйларга җәзасы бар:  80 мең сум күләмдә акчалата штраф яисә бер елга иректән мәхрүм итү. Кагыйдә бозу очрагы кеше үлеменә яисә массакүләм чир таралуга китергән икән, бу срок биш елга кадәр арта. Коронавирус турында ялган мәгълүмат таратучылар да хөкем ителәчәк. Дөрес булмаган мәгълүмат тараткан өчен административ штрафлар каралган. Таралган мәгълүмат гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китерсә яки җәмәгать тәртибен бозу куркынычы тудырса, штраф 30 – 100 мең сум, вазифаи затлар өчен – 60 – 200 мең сум. Штрафның 1,5 млн сумга кадәр үсүе дә ихтимал. Россия хөкүмәте тәртип бозучыларга карата җәзаны тагын да кырыслатырга уйлый.

Районнарда ни хәлләр? Бер карасаң, анда коронавирусның нәрсә икәнен ишетмәүчеләр дә бар әле. Тик саклык чаралары турында онытмыйлар. Андый-мондый хәл килеп чыга калса, район-авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә җирле үзидарә, медпункт һәм район хастаханәләренең номерларын искә төшерергә киңәш ителә.

Саба районы үзәк хастаханәсенең 24 мартка булган мәгълүматларыннан күренгәнчә, коронавирус таралган илләрдән кайтучы 14 кеше медицина күзәтүе астында тора.

Күптән түгел Актанышта район башлыгының «15 апрельгә кадәр 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә үз өйләреннән чыкмаска, кибет, сәүдә үзәкләренә, җәмәгать урыннарына йөрүдән тыелып торырга» дигән карары гамәлгә керде.

– Районның «Игелек үзәге»ндә социаль хезмәткәрләр, волонтерлар эшли. Өлкәннәр үзләренә нәрсә кирәк: азык-төлекме, дарулармы – «кайнар линия» телефон номерларына шалтыратып, ярдәм сорый ала. Мөрәҗәгать иткән кешенең исем-фамилиясен, үтенечен, адресын волонтер язып ала, ярдәм күрсәтүне оештыра. Авылларда исә авыл җирлеге башлыкларына, сәркатипләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Өлкәннәребез мондый режимны аңлап кабул итте, – дип сөйләде район башлыгының матбугат сәркатибе Ләйсән Тимерова. «Кайнар линия»гә мөрәҗәгать итүчеләр дә бар икән инде. Социаль хезмәткәрләр көндәлек нәтиҗә ясап бара.

Нишләргә

Чирләп киттегез, яисә үзегездә коронавирус билгеләрен (югары температура, ютәл, сулыш алу авыраю һ.б.) сизә башладыгызмы? Нәрсә эшләргә кирәк икәнен аңлатабыз.

Төп кагыйдә: ӨЙДӘ генә калыгыз һәм ПАНИКАГА БИРЕЛМӘГЕЗ! Киләсе адым – теркәлү урыны буенча сәламәтлек саклау оешмасына, регистратура, белешмәләр алу телефонына шалтырату. Оешма хезмәткәре белән сөйләшкәндә, түбәндәге мәгълүматны җиткерү мөһим: исем-фамилия, адресыгыз, элемтә өчен телефон номерыгыз; сезне борчый торган сәбәпләр. Медицина хезмәткәрләре үзләре өйгә киләчәк.

Коронавирусны ачыклар өчен анализны ничек тапшырасы? Тикшеренүне медицина хезмәткәрләре түбәндәге очракта билгели: «пневмония» диагнозы куелса; соңгы 14 көн эчендә коронавирус ачыкланган кешеләр белән тыгыз контактта булсагыз; эпидемиологик вазгыять тотрыксыз булган ил һәм төбәкләрдән кайтсагыз; коронавируска бәйле рәвештә медицина күзәтүе астында торган кешеләр белән контактта булсагыз. Әлеге тикшеренү бушлай.

Коронавирусны теләсә кайсы яшьтәге кеше дә йоктыра ала. Әмма күп очракта ул 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен куркыныч. Шуңа күрә өлкәннәргә өйдән чыкмаска киңәш ителә. Шулай ук хроник авырулары булган һәм иммунитеты көчсезләр дә вируска тиз бирешә.

 САН 

Язма әзерләгәндә алган мәгълүматлар буенча, дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 382 меңнән артып киткән. 16 меңнән артыгы үлгән, 101 меңнән артыгы сихәтләнгән.

Россиядә авыручылар саны — 495

Татарстанда авыручылар саны – 7

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының «кайнар линия» телефоны: +7(843) 296-02-24, +7(843) 231-20-70.

Туризм комитетының «кайнар линия» телефоны: +7(843) 222-90-31.

Эшмәкәрләр өчен «кайнар линия» телефоны: +7(843) 203-29-08.

Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге телефоны: 8-800-555-49-43.

Оператив штаб телефоны: 8-800-200-01-12.

 

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү