Кибетчеләр: «Товар җитәрлек, халык паниканы үзе тудыра»

Татарстанда азык-төлек запасы җитәрлек. Әмма шуңа да карамастан да коронавируска бәйле карантин игълан ителгәч, халык азык-төлек һәм бәдрәф кәгазе җыя башлады. Ахырзаман диярсең, бөтен кеше каядыр ашыга, йөгерә, запас туплый. “ВТ” хәбәрчесе редакция бинасы янәшәсендәге берничә кибеткә кереп, андагы хәлләрне белеште.

Дөрестән дә, ике көн эчендә кибет киштәләре шактый бушаган. Халык күпләп карабодай, он, дөге, шикәр комы ала икән. Әмма киштәләр тиздән тагын тулачак.

– Сатып алучыларның кылануын күреп шаккаттык. Ике атналык запасыбыз бар иде. Ике көн эчендә кырып-себереп алып бетерделәр. Хәзер кайбер киштәләрнең буш булуы да товар юклыктан түгел, складтан алып тезеп өлгермәгәнлектән генә. Сатучылар товарны киштәгә тезергә өлгерми, – ди бер сәүдә челтәре администраторы Антон Исаев.  – Бу – кешенең наданлыгы. Кичә юри күзәтеп утырам. Биш кеше ярмалар бүлегенә килеп керде. Берсе борчак, ике төргәк токмач алды. Аны күреп икенчесе җыя башлады. Аннан соң өченчесе, дүртенчесе, бишенчесе.   Аларны күреп беренче сатып алучы, яңадан кире килеп кәрҗиненә  тагын токмачлар тутырды.

Күзәтеп утыра торгач, Антон кешеләр вирустан түгел, ризыксыз калудан курка дигән фикергә килгән. Әле кичә берәү тоз сорап тавыш чыгарган. Әрҗәсендә бишәү ятса да, авылга әнигә алам, ди икән. Сатучылар үзләре бернинди запас та җыймаган. Чөнки, алар ризык запасының күп икәнен белә.

– Безнең склад тулып тора. Бушаган киштәләргә товар тезәчәкләр. Карабодай да җитәрлек, дөге дә бар. Халык курыкмасын. Бәя артуы да көтелми, – ди ул.

Икенче кибеттә хәтта, складтагы бөтен запасны сатып бетергәннәр.

– Халык котырып әйбер ала. Баштарак аңламыйча да калдык. Без мондый хәлне көтмәгән идек. Сатып алучылар карабодайны берне генә түгел, зур төргәге белән ала. Әмма карантин булса да, ул кадәр карабодайны ашап бетереп буламы соң? Кортлап кына бетәчәк бит ул, – ди ул кибетнең директоры.

Әлеге кибеттә даими сатып алучы Әнәс абый Кәримов белән сөйләштек.

– Миңа 71 яшь. Һәркөнне иртә һәм кич урамда йөреп керәм. Шулчакта бу кибеткә кереп чыгам. Кайчак бер әйбер алмасам да, бәяләрне күзәтәм. Кешеләрнең запас җыйганнарын күреп тордым. Әмма берни алмадым. Ике атна элек алган бер пачка карабодаем бар, әле менә тоз беткән иде. Аны алырга чыктым, – ди ул. – Монда гаеп интернеттан килгән хәбәрләрдә. Халык башка җирдә товарлар җыючыларны күрә дә, үзе дә кибеткә ашыга. Җүләрлек дияр идем моны. Чирдән карабодай коткара алмас. Халык әзрәк кулын юарга, сәүдә үзәкләрендә азрак йөрергә тырышсын иде.

Әнәс абый вирустан да куркып ятмый.  Сарымсак та ашамый, ватсаптан килгән хәбәр белән баш катырмый. Ничек яшәгән, шулай яшим, ди.

Сүз уңаеннан, исегезгә төшерәбез, республика хөкүмәте шау-шуга бирелеп, кибетләрдә азык-төлеккә ябырылмаска киңәш итә. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр иткәнчә, республикабызның азык-төлек складларындагы продукция барыбыз өчен дә җитәрлек күләмдә. Кирәк булуга карап, запас тулыланып тора.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгында исә азык-төлеккә бәяләрне арттырган кибетләрне тикшерәчәкләр, дип хәбәр иттеләр.

Гөлгенә Шиһапова

Фото: vzsar.ru


Фикер өстәү