Коронавирус аркасында БДИ үткәрү вакыты күчереләчәкме?

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт Covid-19 коронавирусы аркасында Бердәм дәүләт имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханын үткәрү вакытын күчермәячәк. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

«Бердәм дәүләт имтиханы һәм Төп дәүләт имтиханына әзерлек штат режимында алып барыла, имтиханнарны үз вакытында уздыру планлаштырыла», — диелә хәбәрдә.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт имтихан үткәрү урыннарында өстәмә профилактик чаралар күрелергә мөмкин булуын искәртте.

Фикер өстәү