Коронавируска кагылышлы фейк яңалыклар таратучыларга көн бетә

Коронавирус таралуга каршы көрәш буенча республика штабының ничек эшләве турында Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде:

— Безнең штабның төп бурычларының берсе-фейк мәгълүматларга каршы көрәш. Эчке эшләр министрлыгы һәм Федераль куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә бу кешеләрне табып, күзләренә карарга теләр идек. Бездә хәзер эш күләме бик зур, аны берничә ведомство башкара, һәм фейк мәгълүматлар мәсьәләсе, һичшиксез, мөһимрәк эшләрдән аерып тора. Иң куркыныч фейк яңалыклар вирусның Казанда таралуына кагыла, алар күп, без аларны кире кагарга тырышабыз һәм теләсә нинди кисәтүләргә мөмкин кадәр җавап бирергә тырышабыз.


Фикер өстәү