Нәрсәне кичерә алмас идегез? Сораштыру

Наркомания һәм ришвәтчелек – Россиядә яшәүчеләр иң начар гамәлләр рәтенә әнә шуларны кертә. Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү уздырган сораштыру нәтиҗәләре халыкның эчкечелек (66 процент), башка милләт һәм дин вәкилләренә карата начар мөнәсәбәт (70 процент), армия хезмәтеннән качу (12 процент) кебек гамәлләрне хупламавын күрсәткән. Исемлектә хыянәт итү, салым түләүдән баш тарту, тәмәке тарту да бар. Ә сезнең өчен кайсы гамәл – иң начары?

Вадим Захаров, Татарстанның атказанган артисты:

– Ясалма кешеләрне яратмыйм. Кыланып йөрүчеләрне җенем сөйми. Ни генә булса да, үзең булып калырга кирәк. Минем бер дустым, кеше булыйк, ди иде. Эчүне дә, тартуны да көндәлек гамәлләргә саныйм. Эчә беләсең икән, эч. Үзем тарткач, андыйларны да сүкмим. Бар гамәлдән дә начарлык эзләмәскә кирәк. Яхшылыкны күбрәк күрергә өйрәнсәк иде.

Гөлфия Хисаметдинова, дүрт бала әнисе:

– Кешедәге ике сыйфатны күралмыйм: икейөзлелек һәм сатлыкҗанлыкны. Хыянәтне дә кичереп, аңа чыдап була. Ә менә якын кешеңнең синең сүзләреңне башкага җиткереп йөрүе йөрәккә тия. Андыйларны гафу и тә алмыйм. Кайчак, күңел тулганда, дустыңа ышанып сөйләп тә куярга мөмкинсең. Тик кешеләрнең күбесе сүз тапшырып йөрүдән тәм таба. Тормышта берничә мәртәбә шулай булды. Хәзер мин кешеләрне аера башладым. Дусларның да сыналганнары гына калды.

Галия Шириязданова, Лениногорск районының Керкәле авылы җирлеге башлыгы:

– Авыл җире өчен иң оят гамәл булып эчүчелек санала. Моннан 10 – 12 ел элек авылда “фанфурик”лар эчүчеләр булгалады. Бу гаиләләрнең җимерелүенә, мәгънәсез тормыш алып баруына китерде. Хәзер эчкән кеше юк. Ике мәчет бар, дин көчәйде. Авыл халкы мәчетләргә йөри, мәктәпләрдә дә тәрбия эше яхшы алып барыла. Кеше акчаның кадерен белә, балалар, оныкларга ярдәм итәргә тырыша.

Салих Шәрипов, Кукмара районының Кәчемир авылы:

– Эчүчелек, наркомания начар гамәлдән бигрәк, чир инде. Эчкән кеше, айныгач, эчмәгәннән дә яхшырак итеп сөйләшергә мөмкин. Ләкин җенем сөймәгәне – гаделсезлек. Гадел кеше ул башкаларны да ярата бит. Әйтик, үзем һәрвакыт гадел булырга тырышам.


Фикер өстәү