Сөйгәне ташлаган егет үлеме алдыннан ВИДЕО яздырып калдырган: «Сагынырсың әле…»

Бүген ватсап төркемендә бер чибәр егет җырлаган видео таралды. Әлеге егетне сөйгән яры ташлаган да, үз-үзенә кул салган, ә аңа кадәр бу җырны яраткан кешесенә җибәргән диелгән. «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе әлегә хәлләргә ачыклык кертер өчен Балык Бистәсе районына шалтыратты. Кызганыч, әлеге хәбәр дөрес булып чыкты. Рәзил Габдрахмановның йөрәге аерылу ачысын күтәрә алмаган булса кирәк.

— Ул көнне Югары Тегермәнлек авылында җирле журналист, шагыйрь Вазыйх Фатыйховның иҗат кичәсе иде. Авылга Рәзилнең әти-әнисе, апасы да килгән иде. Алар алгы рәттә генә утырды. Акыллы бала иде. Ике метрлы егет. Нигә болай эшләгәндер инде. Яшисе дә яшисе иде бит.  Әле аңа 23 яшь кенә иде»,- ди танышлары.

Габдрахмановлар Балык Бистәсендә яшәгән. Рәзил армиядә хезмәт итеп кайткан, бик акыллы, тырыш егет дип искә алалар. Дөрестән дә, яраткан кешесенең ташлавын күтәрә алмаган. Еш кына ачуланыша да торган булганнар. Соңгысында бер ай сөйләшмәгәннәр. Бәйрәм алдыннан егет кызы белән дуслашмакчы булган. Тик кыз: «Башка кешем бар», — дип әйткән. Рәзил башта дус егете белән күрешкән, ә аннары тиз генә өенә кайтып киткән. Фаҗига алдыннан Рәзил әти-әнисенә шалтыратып бәхилләшкән. Алар өйгә кайтканчы ул үзенә кул салган булган. Әнисе Зөлфиянең хәле бик авыр, газиз баласының юклыгына ышана алмый, диләр.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү