Самолетлар апрель азагына кадәр очудан туктый

“Аэрофлот” апрель азагына кадәр Европа һәм Үзәк Азиядә урнашкан 16 шәһәргә очышларны вакытлыча туктата.

Компания сайтында хәбәр ителгәнчә, биредә Прага, Франкфурт, Мюнхен, Салоники, Барселона, Цюрих, Копенгаген, Осло, Кишинев, Вильнюс, Варшава, Таллин Вена, Ташкент, Бохара һәм Сәмәрканд турында сүз бара. Шул ук вакытта Прагадан, Мюнхен, Цюрих, Копенгаген, Осло, Кишинев, Вильнюс, Варшава, Таллин һәм Венадан пассажирларны илебезгә алып кайту дәвам итә.

Моннан тыш россиялеләрне өйләренә кайтару өчен Барселонага, Франкфурт һәм Салоникига чартер рейслары сакланып кала.

“Аэрофлот” хәбәр иткәнчә, Брюссель (Бельгия), Будапешт (Венгрия), София (Болгария), Лондон (Бөекбритания), Берлин (Германия), Афина (Греция), Дублин (Ирландия), Мадрид (Испания) кебек шәһәрләргә очышлар тукталмаган. Шулай ук БДБнең кайбер илләренә, АКШ, Гарәп Әмирлекләре, Иранга һ.б самолетлар оча.

Исегезгә төшерәбез: коронавирусның пандемия буларак игълан ителүе сәбәпле, бүген самолетлар очуда яңа чикләүләр үз көченә керде. Шул рәвешле авиакомпанияләр фәкать Европа берлегенә керүче илләрнең башкаларына, шулай ук Лондон, Женева, Ослога гына рейслар ясый алачак.


Фикер өстәү