Татарстанда пакетка салынган ир-ат башы тапканнар

23 март иртәсендә Түбән Каманың Лесной урамындагы урман полосасы янында пакетка салынган ир-ат башы тапканнар. Әлеге табылдыкны эте белән йөрергә чыккан кеше таба. Эт пакет янында туктала, ә хуҗасы пакетны ачып карый һәм ир-ат башын күрә. Ул бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә табылдык турында хәбәр итә.

Урында полиция хезмәткәрләре һәм тикшерүчеләр эшли. Бу хакта тулырак мәгълүмат соңрак билгеле булачак, дип хәбәр итте чыганак.

 


Фикер өстәү