Татарстанда коронавирус аркасында бакча һәм мәктәпләргә ирекле йөрү рөхсәт ителә

Баланы өйдә калдырган очракта мәктәп директоры исеменә гариза язарга кирәк.

Татарстанда коронавирус аркасында бакча һәм мәктәпләргә ирекле йөрергә рөхсәт ителә. Тик моны әти-әниләр үз җаваплылыгына алырга тиеш. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсадуллина хәбәр итте.

– Без карантин кертмибез. Каникул башланырга бер атна калды. Бу атнаның шимбәсендә мәктәпләрдә Сәламәтлек көне уздырырга тәкъдим иттек. Каникул 23 марттан 31 мартка кадәр дәва итәчәк, – диде урынбасар.

Баланы мәктәпкә йөртү-йөртмәүне әти-әниләр үзе хәл итә. Ләкин барудан баш тарткан очракта директор исеменә гариза язарга кирәк. Ләкин бала өендә уку белән мәшгуль булырга тиеш. Урынбасар әйтүенчә, әгәр баланы мәктәптән җибәрсәң, билгеле, ул өендә генә утырмаячак. Кеше күп йөри торган урыннарга, сәүдә үзәкләренә барырга мөмкин. Балаларны ялгыз калдырырга ярамый.

Бүген мәгариф учреждениеләрендә дезинфекцияләр уздырыла. Көн саен укытучылар баланың хәлен белешә. Температурасы күтәрелсә яки башка шик туса, табиб чакырта.
Вузларга читтән торып уку тәкъдим ителә, ләкин ахыргы карарны вуз хәл итә. Техникумнарга таләпләр мәктәпләр белән берүк төрле куелган.

Сәрия Мифтахова

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү