Туңдырылган брокколи пакетыннан перчатка чыккан (ФОТО)

Социаль челтәрләрдә менә шундый фотолар йөри. Имеш, Әлмәт шәһәрендәге бер кибеттә сатып алынган туңдырылган брокколи пакетыннан перчатка чыккан.

Фото астында комментарийларда шактый җыелган. «Аларда шундый акция бит: брокколи аласың, ә перчаткасы бушка», «Фу! Башка беркайчан да брокколи алмаячакмын. Шундый пычрак перчаткалары…» дип язучылар бар.


Фикер өстәү