Янгында биш кеше янып үлгән: өчесе — балалар

Иркутски өлкәсенең Казачинское авылында биш кеше янып үлгән.

Янгын турындагы хәбәр коткаручыларга 0:45тә килеп ирешкән. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә агач йорт тулысынча ут белән ялмап алынган булган. Йортның хуҗасы янгын чыкканда урамда булган, коткаручыларга да өйдә биш кеше булуы турында ул хәбәр иткән.

Янгын ярты сәгать эчендә сүндерелгән. Җимерекләре арасыннан 25 яшлек ир, 27 яшьлек хатын-кыз һәм 2,3,6 яшек балаларның мәетләре табылган. Фаразлар буенча, фаҗига кыска ялганыш булу сәбәпле килеп чыккан. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү