Журналист һәм язучы-прозаик Госман Гомәр вафат булган

Югалту: Госман Гомәр вафат Бүген журналист һәм язучы-прозаик Госман Гомәр (Госман Гомәр улы Гомәров) вафат булган.

Күңелсез хәбәрне Татарстан Язучылар берлегеннән җиткерделәр. Әдип белән хушлашу бүген, 3 март көнне, 9:30 сәгатьтә Казанның Чистай урамы 6нчы йорт адресы буенча булачак. «Матбугат.ру«га билгеле булганча, язучы туган ягында Балык Бистәсе районы Шикнәү Чирмешәне авылында җирләнәчәк.

Википедиядән.

Госман Гомәр, Госман Гомәр улы Гомәров (1933 елның 10 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Шикнәү Чирмешәне) — журналист, язучы-прозаик. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1991), Х. Ямашев һәм Ф. Хөсни исемендәге әдәби премияләр лауреаты, «Шәрәфле аксакал» медале иясе. 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 1933 елның 10 гыйнварында Татарстан АССР Балык Бистәсе районы Шитнәү-Чирмешән авылында колхозчы гаиләсендә туган. Мәктәптә бишенче сыйныфны тәмамлагач, заводта фрезерчы булып эшли башлый, эшче яшьләрнең кичке мәктәбен, читтән торып, Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Хезмәт юлы 1957 елда юллама белән Саба районының «Колхоз байрагы» (хәзерге «Саба таңнары») газетасына әдәби хезмәткәр итеп эшкә җибәрәләр. Өч елдан соң, элеккеге Красный Бор районының (1960 елдан Әгерҗе районына керә) «Ленин юлыннан» газетасы редакциясенә бүлек мөдире итеп күчерелә. Газета ябылгач, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында эшли башлаган. 1960-елларда Татарстан Журналистлар берлегендә консультант һәм җаваплы сәркатиб. 1970—1987 елларда «Татарстан яшьләре» газетасының бүлек мөдире. Аннары «Ватаным Татарстан», «Заман» газеталарында, «Татарстан» журналында эшли. 2002 елдан әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. Иҗаты Госман Гомәр — татар матбугатын үстерүгә 70 елга якын гомерен багышлаган, республика журналистлар берлеген оештыруда башлап йөргән, Казан дәүләт университетында журналистика бүлеген ачу өчен күп тырышлык куйган шәхес, рухи һәм дини тәгълиматларны тирәннән аңлап эш йөртүче татар зыялысы. Әдип буларак та иҗаты игътибарга лаек. Тәүге әсәрләрендә — дәһшәтле Сталинград сугышында батырлык күрсәткән милләт балалары язмышы. Вакытлы матбугатта хезмәтләре 1949 елдан күренә башлый. Тормышның әһәмиятле темаларына багышланган язмалар, очерклар, мәкаләләр, фельетоннар авторы. 1982 елда Татарстан китап нәшриятында «Уйна гармуныңны» дигән беренче проза әсәре басылып чыга. Матбугат битләрендә «Упкын» (1990), «Элмәк» (1991), «Юлбарыс тырнагы» (1992), «Каты борын» (1992), «Шаһмиран» (1994, 1998, 2018 (рус телендә), «Мөһер» (1998), «Чия чебене» (2002) исемле повестьлары басылган. 2000 һәм 2004 елларда «Юлбарыс тырнагы» һәм «Гармун телләре унике» җыентыклары басылып чыга. 2015 елда парчалардан, кыска хикәя-новеллалардан төзелгән «Даһилар мөнбәре» җыентыгы дөнья күрә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

1991 — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Татарстан журналистларының Х. Ямашев исемендәге әдәби премиясе

Фатих Хөсни премиясе


Фикер өстәү