Зилә Вәлиева: “Конституциягә кертелгән төзәтмәләр хыялларны чынга ашыра”

Конституциягә комерцияле булмаган социаль юнәлештәге оешмалар эшчәнлегенә, гражданнар җәмгыяте буенча кертеләсе үзгәрешләргә карата фикерен Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева “ВТ” хәбәрчесенә җиткерде.

– Республикада социаль юнәлештә бик күп башкарыла. Бу эшләрне коммерцияле булмаган оешмалар башкара. Элек алар эшләребезне дәүләт тә санласын иде дип хыялланды. Конституциягә төзәтмә кертелеп, аларның хыяллары тормышка ашырылды. Төзәтмәләр бу эшнең дәүләткә кирәклеген раслый, – диде ул.

Зилә Вәлиева әйтүенчә, Төп Закон ил хөкүмәте каршында гражданлык җәмгыятьләре институтларына һәм коммерцияле булмаган социаль юнәлештәге оешмаларга теләктәшлек, волонтерлык эшчәнлегенә ярдәм күрсәтү бурычын куя.

– Казандагы хосписны гына мисал итеп алыйк. Алар онкологик авырулы кешеләрнең гомерләрен беразга гына булса да озынайталар, яшәү шартларын яхшырталар. “Тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” җитәкчесе Азат Гайнетдинов, төрмәдән чыккан күпме кешегә ярдәм кулы суза. Бу эшләр барысы да төрле грантлар ярдәмендә тормышка ашырыла. Гражданлык җәмгыятьләре һәм оешмалар эшчәнлеген күрү аның дәүләткә аның кирәк икәнен аңлатты. Аларга Конституция дәрәҗәсендә акцент ясалу оешмаларда киләчәккә өмет уятты. Бер яктан уйласаң, дәүләткә кенә салынып яту дөрес эш түгел дип саныйм мин. Әмма дәүләт үзен яклый алмаган кешеләргә ярдәм итәргә тиеш. Коммерцияле булмаган оешмалар дәүләткә таянып әнә шул эшне башкара, – диде Зилә Вәлиева. – Дәүләтнең кулы озын дисәләр дә, ул салкын. НКОларныкы җылы. Ул һәр гаиләгә, һәр балага барып җитә. Югарыдан гына бар да күренми. Социаль юнәлештә эшләүче оешмалар җирдә, кеше арасында эшлиләр. Шуңа да алар ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең хәлен аңлый. Дәүләт волонтерларга да зур өметләр баглый. Татарстанныкыларның тәҗрибәләре дә зур. Аларның эшчәнлеген хуплау безне сөендерде.

 

 


Фикер өстәү