Россия АКШка медицина техникасы һәм саклану чаралары җибәрде

Россия хәрби самолеты Мәскәү янындагы “Чкаловск” аэропортыннан Кушма Штатлар тарафына юл алды, дип хәбәр итә “Интерфакс”, Россия Оборона министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып.

Самолетка медицина техникасы һәм саклану чаралары төялгән.

Моңа кадәр Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песковның дәүләт башлыгы Владимир Путинның, Кушма Штатларда эпидемиягә бәйле бик авыр хәл килеп туу сәбәпле, Америка Президенты Дональд Трампка гуманитар ярдәм тәкъдим итүе турында әйткән иде.

Соңгы мәгълүматларга караганда, АКШта коронавирус инфекциясе йоктыруның 181 меңнән артыграк очрагы теркәлгән, 3774 кеше үлгән. Шул ук вакытта соңгы тәүлектә генә дә 770 кеше вафат булган.


Фикер өстәү