«Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы» артист Рафыйк Таһиров: «Күзгә-күз аралашуны берни алмаштыра алмый»

Быел «Тантана» театраль премиясен тапшыру онлайн рәвештә үтте. Бу инде тамашачысыз, алкышларсыз һәм җиңүчеләрне чакырмыйча дигән сүз. Карантин кагыйдәләре бәйрәм шатлыгын киметмәгәнме? Без шул хакта «Ир-ат ролен иң яхшы башкаручы» номинациясендә җиңү яулаган Әлмәт драма театры артисты Рафыйк Таһиров белән сөйләштек. Безнең әңгәмә дә дистанцион шартларда үтте.

– «Микулай» пьесасына берьюлы берничә театр алынды. Сезнеңчә, аның әһәмияте, актуальлеге нәрсәдә?
– Ел саен аһ итәрлек пьесалар языла алмый. Гәрчә татар драматургиясендә хәрәкәтнең тукталганы булмаса да. Күрәсең, «Микулай» – шушы хәрәкәтнең үзенчәлекле, башкалардан аерылып торган бер җимешедер. Мин, гомумән, Мансур Гыйләҗевнең иҗатын күзәтеп барам. Интеллектуаль яктан да көчле ул, язу рәвеше дә үзенчәлекле. Заманында аның «Бичура»сын да, «Бурлак»ны да шаккатып кабул иткән идем. «Микулай» – үз вакыты өчен яңалык. Ул – моноспектакль. Бездә аны хакас режиссеры Марас Чеббур сәхнәләштерде. Бу үзе үк – яңа кан, яңа алым дигән сүз.
Беренче укып карагач ук: «Җитмеш процент мин икән монда», – дидем. Авылда туган, милләте өчен янган һәрбер артист үзен күрер иде анда. Безнең авылның күршесендә генә тормыш нәкъ «Микулай»дагыча ага иде. Кечкенә авылда башта мәктәбе, кибете бетте, аннан халкы сирәгәйде. Безнең әтиләр нәкъ менә шушы Микулайлар белән аралашып яшәде инде. Пьеса – вак милләтләр фаҗигасе турында. Ә бит дәүләтнең көче – төрлелектә. Табигать тә бит төрлелеге белән матур. Ләкин табигатьтә югалтулар булган кебек, кешелек дөньясында да халыклар юкка чыга. Спектакль менә шушы проблеманы күрсәтә. Ни өчен нәкъ менә керәшен кешесе аркылы ача бу фаҗигане дигәндә, бары тик аларда гына табигать белән элемтә сакланган әле, дип уйлыйм. Бабаларыннан калган гореф-гадәтне дә, көй-җыруларны да онытмаган алар.

– Әлмәт театры – тәҗрибәләр театры. Актер өчен тәҗрибәләрнең файдасы күбрәкме, зыянымы?
– Бу тәҗрибәләр минем өчен ярыйсы гына рольләр уйнаганнан соң башланды. Мин инде үз юлын тапкан артист идем ул чакта. Бездә, элек-электән, чакырылган режиссер белән эшләү бар иде. Артистны читтән караш баета, тулыландыра, миңа калса. Сәхнәгә чыккан кеше гомер буе укырга, өйрәнергә тиеш. Организмны эшкәртү, башка темпка күчерү җиңел бармый, әлбәттә. Мин исә, гомумән – авыррак эшли торган, кирерәк кеше. Әмма ахыргы нәтиҗә сөендерә. Шул нәтиҗәне күргәннән соң, чыннан да, бер эздән генә баруның кызык түгеллеген аңлыйсың. Төрле режиссерлар белән эшләүнең, тәҗрибәләрнең миңа зыяны булмады. Киресенчә, файдасын күбрәк күрдем. Режиссер Искәндәр Сакаевны гына алыйк, аның эш алымы, үзенчәлекле системасы минем өчен яңалык булды. Төрле режиссер төрле мәктәп алып килә. Теләге булган артист бу белемнәрне системага сала ала, дип уйлыйм.

– Быелгы «Тантана» тамашачысыз, алкышларсыз һәм җиңүчеләрдән башка гына узды. Җиңү шатлыгын тоя алдыгызмы соң?
– Безнең өчен бигрәк тә авыр көн булды ул. Илшатыбызны (Илшат Агиев – ред.) соңгы юлга озаттык. Дөньясында да шом йөри. Ләкин адәм баласы шатлыгына да, авырлыгына да ияләнә. Илеңә шундый тәртип кертелгән икән, бәйрәмнәр дә, шатлыгы да икенче планга кала. Уйлап карасаң, онлайн дөнья – бик куркыныч нәрсә бит ул. Кем ничектер, мин аралашуларны чикләүне глобализациянең бер нәтиҗәсе кебек кабул итәм. Бу әңгәмә дә сәер тоела әле миңа. Үзеңне белгәнгә, хөрмәт иткәнгә, сиңа ачылып сөйли алам, ә бит бөтен кеше белән алай сөйләшеп булмый. Болай барса, адәм баласы үзеннән- үзе йомылачак. Онлайн дөнья дип авыз суы корыткан идек, тәме бармы соң аның? Мин тәмен тоймыйм. Акыл белән кабул итәргә авыр булган иң фантастик әсәрләр акрынлап чынга аша башлады кебек.
«Тантана»ның шулай үтүе Җир шарын тетрәткән вазгыятькә бәйле. Барыбыз да норма дип кабул иттек, нишлисең. Ә «Микулай»ның шатлыгын эшләү барышында, премьерада тойдым. Алга таба уйнарга, тамашачыны сөендерергә язсын иде.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү