1 апрельдән, Татарстанда сизелерлек суыта. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Көндез урыны белән яңгыр, җепшек кар көтелә. Һава +2…+7 градуска кадәр җылыначак
Моннан тыш, юлларда бозлавык барлыкка килүе мөмкин. Җил көньяк-көнбатыш һәм көнбатыштан исәчәк, көндезге сәгатьләрдә ул сизелерлек көчәячәк.