Бүгеннән Казан метросы эш режимын үзгәртә

1 апрельдән Казан метросы яңа график буенча эшли башлаячак. Поездлар 6.00 сәгатьтә йөри башлаячак һәм 21.00 сәгатьтә метрополитен эшен төгәлләнәчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

«Яңа эш режимы санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту максатыннан гамәлгә кертелә», -дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, 30 марттан Татарстанда үзизоляция режимы игълан ителде.


Фикер өстәү