1 апрельдә онлайн-эфирга гүзәл затлар гына чыгачак

1 апрельдә Татарстанда социаль челтәрләрнең рәсми төркемнәре онлайн-эфирларына бары тик гүзәл затлар гына чыгачак.

Онлайн-чараларны оештыручылар, #айда домой акциясе кысаларында, иң элек туташ-ханымнарның күңелен күрергә булган. Чөнки өйдә изоляцияләнү шартларында иң кыены шуларга туры килә: йорт мәшәкатьләре дә, балалар да башлыча хатын-кызлар өстендә, шул ук вакытта әле өйдән торып эшләргә дә туры килә.

Бүген онлайн-чараларны оештыручылар ирләрдән йорт эшләрен һәм балалар турында кайгырту вазифасын үзләре өстенә алуларын сорый. Шулай итеп, 1 апрель Татарстанда хатын-кызлар көне булып, “онлайн-девичник” ка әйләнә.

Иртән фитнес-бикини “йолдызы” Дания Хәйруллина зарядка ясата. 13.00 сәгатьтә Зөһрә Уразбахтина телевидениедә тапшырулар алып баручыларның серләре белән уртаклашачак. Ә инде кичке сәгать җидедә “Ямьле” төркеме кызларына кушылып җырларга мөмкин булачак.

“Ир-атларга онлайн-чараларны караудан баш тартуның авыр буласын аңлыйбыз: эфирга Татарстанның иң чибәр кызлары чыгачак бит”, – ди оештыручылар. – Әмма без сездән, сөеклеләрегезне аңлап, аларга бераз ял итеп алу мөмкинлеге бирүегезне сорыйбыз”.


Фикер өстәү