Сикәлтәле юлны ничек җиңеләйтергә: коронавирус белән бәйле туган хәлгә мөселман КАРАШЫ

Тормыш безне беренче тапкыр моңарчы күрелмәгән сикәлтәле юлдан алып китте. Без — сиксәненче еларның буш киштәләрен күргән, бөтен бер ил халкының гомере буе туплаган акчалары бер көндә янып бетеп, тиеннәргә генә калуын кичергән, туксанынчы елларның мафия тарткалашаларын һәм эшсезлек чәчәк атуын, 1998 елгы бөек дефолтны, 2008 елгы уртача авырлыктагы кризисны, 2014 ел паникасын үткән буын. Ләкин 2020 ел әзерләп куйган зур сынау боларның барысын да узып китәр төсле. Дөресрәге, кыенлыкларның безне идеаль рәвештә сикертәчәгенә аз гына да шикләнмик.

Балачакны хәтерлисезме? Таудан чаңгы-чана шуганда, сикереп очып төшү өчен, юл өстенә махсус таучык ясый идек. Кузгалып төшеп китү куркыта, әмма бер старт алганнан соң һәм, бигрәк тә инде, үзеңә тиң сикерешне ясаганда, кан адреналин белән тула һәм дөп-дөп типкән йөрәк шуннан ләззәт ала. Кемнәр түбән ташланырга курыкты, алар үзләренә тиң канатсыз очыш ләззәтен татудан мәхрүм калдылар.

Тарих кешелек җәмгыяте алдына тиңе булмаган трамплин әзерләп куйды быел. Зур тизлектә түбәнгә томырылганнан соң, биеккә сикереп башка югарылыкка ирешү шансы бирде. Без менә шундый талпынышның бөек старты алдында торабыз һәм бу куркыта, шомландыра, кемнәрдер төшенкелеккә бирелеп артка карыйлар. Түбәнгә мәтәләсе килми. Әле менә бүген өйләргә бикләнүнең беренче көннәре генә, әмма инде социаль челтәрләрдә төшенкелеккә бирелүчеләр шәйләнә.

Шартлар исә катылана, кемнәрдер инде эшсез калырга өлгерделәр… яшәү өчен акча җитмәячәге мәгълүм булды. Бәяләр исә арта… Менә шундый чакларда кеше күңелендә депрессия баш калкыта да инде. Гаҗәбе шунда: эше һәм ашы булганнар стресс дигән күңелсез халәткә тартып кертә башлады үзләрен.

Бу юлларның авторы 2014-2015 еллар кризисында шактый гына иләнде. Төшенкелеккә бирелергә һәм депрессия сазлыгына батарга сәбәпләр байтак иде. Бөтен ил белән кичергән проблемаларга ялгыш адымнарым белән үзем өстәгән кыенлыклар да җитәрлек булды. Ул чорның кризисын мин яңа өй салып һәм ярты өй салырлык акчага чит илгә зур сәяхәт ясап төгәлләдем. Ә бит 2014 ел бизгәге башланганда, кесәләр буш иде диярлек… Шуңа күрә зур кыенлыклар алдында торганда, кешеләргә әйтер сүзем һәм берникадәр тәҗрибәм бар дип саныйм.

Ул чакны мин яхшы хәтерлим. Язмыш алга сынаулардан зур дивар өя башлагач, стена аша үтү юлын эзләп, Коръәнгә мөрәҗәгать иттем. Бәлаләрнең чыганагы һәм аларны җиңүнең дөрес ысуллары бары тик Аллаһның бөек Китабында гына бәян ителгәнлеге миңа мәгълүм иде инде. Шуларны өйрәндем һәм үзем өчен сикәлтәле юлдан бару кагыйдәләрен эшләргә тырыштым. Үзем тапкан стрессыз яшәү ысуллары ислам.ру сайтында аерым бер цикл булып эленеп тә бардылар. Әйтик, менә быелгы коронавируслы һәм зур кризислы бәлаләрнең чыганагын Коръән ничек аңлата? «Рум» сурәсенең 41 аяте җавап бирә безнең сорауга: «Кешеләрнең кылган фәхеш, хәрам эшләре сәбәпле, җир өсте вә диңгезләр бозылды, Аллаһудан җәза йөзеннән каты ачлык, йогышлы каты чирләр заһир булды… шаять бозыклыктан яхшылыкка кайтырлар, иман китереп һәм тәүбә итеп, төзәлеп, мөселман булырлар».

Коронавирусның да, аңа бәйле һәм бәйсез булган финанс түнтәрелешенең дә сәбәбен ачык аңлата аят. Сәбәбен генә түгел, котылу юлын да күрсәтә: тәүбә итеп төзәлү, ди. Аллаһтан даими кичерү сорап торганда, кешеләр җәзага тартылмый. Бу — исламдагы хәлне җиңеләйтүнең беренче нигез формуласы. Моңа ышамаучылар, аны кире кагучылар җитәрлек, әмма Җирнең тарту көченә ышанмау ул көчкә аз гына да зыян салмый һәм аны үзгәртми. Гравитациягә ышанмау, гравитацияне юкка чыгармый, кыскасы. Ихлас тәүбә һәм истигъфар күңелне чистарта, аны депрессиядән арындыра.

Ә бит төшенкелек һәм зарлану — үзе гөнаһ, бу — Аллаһы Тәгаләдән, ул биргән сынаулардан риза булмау билгесе. Әмма кеше күңеленең төшенкелеккә тартылуы — еш була торган күренеш. Стресс белән дуслашу хәлне аз гына да җиңеләйтми, кискенләштерә генә: кулдан эш төшә, сәламәтлек начарая, иммунитет чирләргә каршы тору куәтен югалта һәм без чирлибез. Аллаһтан җәза килә, кыскасы.

Хәзер инде Коръәннән стрессның чыганагы ни дигән сорауга җавап эзлик. Кыен хәлдә калучыларны гына түгел, типсә тимер өзәрлек сау кешеләрне һәм кесә тулы акчалыларны да эзәрлекли бит төшенкелек дигән авыр халәт. «Әгъраф» сурәсенең 17 аяте аңлата безгә күңелгә вәсвәсә ничек салынуын: «…аларны аздырмак өчен, алларыннан, артларыннан, уңнарыннан һәм сулларыннан килермен. Шуннан соң аларның күбрәген шөкер итүчеләрдән тапмассың», — ди шайтан Аллаһы Тәгаләгә. Дерессия халәте нигездә шайтанның алдан килүе сәбәпле туа. Без, мөселманнар, моны иблиснең алдан һөҗүме дип атап йөртәбез. Күңелеңдә иртәгесе көнгә ышаныч беткән, киләчәк өчен курку туган икән, бел: сиңа шайтан алгы яктан вәсвәсә сала. Шул вәсвәсә сәбәпле адәм баласы шөкер итүдән туктый, малы ишле булуга карамастан фәкыйрьлектән курка, акча җыярга тотына, банк хисабындагы саннар үскән саен ныграк җәфалана. Шактый гына нык тормышлы кешеләрне иблис алгы яктан һөҗүм итеп суицидка кадәр алып бара. Аптырыйбыз инде шуннан соң, тормышында бар нәрсә дә тәртиптә, ник бу адымга барды икән, дибез.

Кичә генә актив тормыш алып барган, елмаеп яшәгән кешеләрнең үлеменә шаккатабыз. Боларны белү мөһим. Күңелне өметсезлек яулап ала башлауга, киләчәк турындагы куркулы уйлардан баш тарт: Аллаһтан ярдәм сорап гыйбадәт кыл, тәүбә ит, шөкер итү юлын сайла… нинди дә булса бер шөгыль тап. Бакчада чүп утый аласың, өй җыештырып күңелгә ләззәт табып була, ашарга үзең әзерләп, матди ягыңны да ныгыртырга мөмкин. Менә бүгенге изоляция шартларында соңгысы безне кибетләргә еш чыгып йөрүдән дә коткара. Он китертеп ипи пешерә аласың, мәсәлән. Бер кило он өч ипи пешререргә мөмкинлек бирә. Тәмле, сыйфатлы, арзанга да чыга җитмәсә. Стресстан чыгу дигән бонусы тагын да әһәмиятлерәк әле аның. Физик күнегүләр белән шөгыльләнү дә яхшы. Чүгәләп тору (приседание) дигән гади генә күнегү бар бит әле. Йөрәкне ныгыта, үпкәне чистарта, иммунитетның төп коралы булган лимфаны тән буйлап куа. Чүгәләп торулар санын көннән-көн арттыр, суммасын йөзгә, ике йөзгә кадәр җиткер. Аякны көзән җыеру дигән зәхмәт бар бит әле. Менә шуннан котылырга булыша…

Фәкыйрьлек турындагы куркыныч уйлар — шайтанның төп тозагы алар. Фәкыйрьлектән курыксаң, мохтаҗларга матди ярдәм күрсәт. Моны бары тик Аллаһ ризалыгы өчен генә һәм яшерен дә эшли алсаң, сиңа Саклык банкның депозиты кирәкми. Киләчәгең тәэмин ителде дип бел. Аллаһы Тәгалә бу хакта менә нәрсә ди: «Сәдака бирү тиеш булганда, шайтан күңелгә коткы салыр: «Малыңны кешегә бирсәң, үзең ярлы булырсың», — дип.. Аллаһ сезгә гафу итүне, малыгызны яки дәрәҗәгезне арттыруны вәгъдә итә…» (2:268). Малыгызны арттыру дигән вәгъдәгә генә карагыз. Бер генә банк депозиты да, бер генә облигация кәгазе дә Аллаһ Тәгалә садәка бирүчегә арттырган кадәр малны арттыра алмый.

Коръәндә уңыш гарантияләгән формулалар бик күп. Безгә әле аларны өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Шуларның барысын бергә җыеп мәшһүр Хәсән әл-Басри менә мондый универсаль кагыйдә эшләгән: «Әй, кешеләр ахирәт тормышыгыз өчен тырышыгыз, чөнки мин үз тормышымда күрдем: кем ахирәте өчен тырыша, аңа бу дөнья да бирелә, дөнья аның артыннан калмый, чаба. Ләкин минем бу дөнья өчен тырышып, ахирәттән бер кечкенә өлеш булса да алган бер кешене дә күргәнем булмады».

Матди тормышың яисә сәламәтлегең өчен курку туса, шушы формуланы истә тот та ахирәт өчен дип изгелек эшлә. Кылган изгелегеңә барәбәр рәвештә бу дөнья байлыгының үз өстеңә ишелеп килгәнен күрерсең. Исеңдә тот: гаиләне тәэмин итү максаты белән хәләл мал белән кәсеп итү — изгелекләрнең берседер.

Рәшит Фәтхрахманов

Фото: islam.by


Фикер өстәү