Халык өйдә вакытта шәһәр транспортларын үзгәртәчәкләр

Коронавирустан сакланып өйдә яткан арада, транспортчылар безне матур итеп каршыларга җыена.

Шәһәр мэры Илсур Метшин күрсәтмәсе буенча автобусларны, трамвай-троллейбусларны, метро вагоннарын бизәргә җыеналар. Монда һич тә реклама турында түгел, ә Казан айдентикасы, ягъни логотиплар турында сүз бара. Дөрес, бу хакта сөйләшү февраль аенда ук булып, транспортчылар бу идеяне хуплаганнар да иде. Әмма мэрнын «Казан айдентикасы» дигән сүзләренә игътибар итеп җиткермәгәннәр иде, ахры. Нишләптер, күбрәк башка темаларга кагылышлы логотиплар күзгә чалынды. Хәзер исә шәһәр башлыгының күрсәтмәсен үтәргә, җае да, вакыты да чыккан.


Фикер өстәү