Алмаз Мирзаянов: «Бездә бәрәңгене кышка җиргә күмәләр дигәч, Зөлфирәм ышанмаган иде!»

Авыл үз көенә яшәвен дәвам итә. Авылда туып-үскән җырчылар да буш вакытлары булуга туган якларына ашыга. Әнә Алмаз Мирзаянов та хатыны Зөлфирә белән туган ягы Мөслимдә бәрәңге чыгарган. «Бездә бәрәңгене кышка җиргә күмәләр дигәч, Зөлфирәм ышанмаган иде! — дип инстагамда авылча фотосын урнаштырган ул.

— Безнең авылда бәрәңгене гомер-гомергә шулай саклыйлар. Грунт сулары бик өстә урнашу сәбәпле, баз казып булмый. Көзен бәрәңге алгач, бер өлешен — өй базына, орлыкка дигәнен – өске очтагы өй базына, ә калганын менә шулай җиргә күмеп саклыйлар әниләр. Язын исә аны куллану, ашар өчен казып алабыз, — ди Алмаз.
Җырчы әйтүенчә, мондый ысул белән икенче икмәк бик яхшы саклана. Дөрес, быел кыш җылы булу сәбәпле, бераз гына үргәннәре дә бар икән.

— Моның өчен иң элек бер метр тирәнлектә казылган чокырның астына һәм кырларына яхшылап салам түшибез, — дип аңлатты ул безгә. — Аннан соң капчыкларга салынган бәрәңгене (элеккеге елларда бөтенләй салып та тормый идек) урнаштырабыз. Өстенә дә салам түшәп җирне өеп күмеп куябыз. Бик салкын кышларда да сирәк өши дип истә калган, чөнки кар бик күп була иде. Иң мөһиме, су кермәсен. Кар базы да бар, анда, гадәттә, терлеккә бирә торган чөгендер саклана иде.

Җырчы салам астыннан бәрәңге казып алган фотосын социаль челтәрләргә урнаштыргач, башкалар әлеге ысул турында беренче тапкыр ишетүләре турында язды.

Авыл тормышы турындагы кызыклы язмабызны иртәгә ВТ сайтыннан укый аласыз.


Фикер өстәү