Үзизоляцияләнү вакытында эшкә йөрү хокукы биргән белешмәдән законсыз файдаланган өчен җавап тотарга туры киләчәк

Татарстан Республикасы Прокуратурасы гомумизоляция режимы вакытына эш бирүче тарафыннан бирелгән документтан (белешмә) законсыз файдаланган өчен җаваплылык турында кисәтә.

“Россия Федерациясендә эш көне булмаган көннәрне игълан итү турында” Россия Федерациясе Президентының 25 март, 2020 ел, №206 Указында эшчәнлекләре туктатылмаган оешмалар исемлеге күздә тотылган.

Аларга өзлексез эшләүче предприятиеләр; медицина һәм аптека оешмалары; халыкны азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итүче оешмалар; гадәттән тыш хәлләрдә, кешеләрнең тормышы куркыныч астына куелган башка очракларда кичектергесез эшләр башкаручы оешмалар; кичектергесез ремонт һәм төяү-бушату эшләрен башкаручы оешмалар керә. Моннан тыш массакүләм мәгълүмат чаралары кыскартылган составта эшли.

Мондый оешмаларның хезмәткәрләре эшкә барып кайту, хезмәт вазифаларын үтәү өчен эш бирүче белешмәсеннән файдалана. Әлеге документның формасы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 31.03.2020 ел, №240 карары белән расланган.

Шунысын да белеп торырга кирәк: эш бирүче белешмәсе фәкать хезмәт бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә генә Татарстан Республикасы территориясендә йөрү мөмкинлеге бирә.

Шул рәвешле әлеге документ түбәндәге очракларда бирелә алмый:

-эшчәнлеге туктатып торылган оешма хезмәткәренә;

— эшчәнлеге туктатып торылмаган оешма хезмәткәре булып тормаган кешегә;

— эшчәнлеге туктатып торылмаган оешманың өзлексез производство (хуҗалык) эшчәнлегенә җәлеп ителмәгән хезмәткәренә.

Чикләүләрне бозган өчен, шулай ук ялган документтан файдаланган өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 6.3 статьясы (“Халыкның санитария-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендә закон бозу”) буенча җаваплылык күздә тотылган. Җәза чарасы – штраф яки эшчәнлекне туктатып торуга мәҗбүр итү.
Санитария-эпидемиологик кагыйдәләрне бозу саксызлык белән кешеләрнең күпләп авыруына яки агулануына, шулай ук кеше үлеменә китергән очракта, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 236 статьясы нигезендә җинаять җаваплылыгы каралган. Мондый җинаять өчен иң зур җәза чарасы – биш елга кадәр иректән мәхрүм итү.

Сүз уңаеннан, моңа кадәр Россия Федерациясе Федераль Җыенының Административ хокук бозулар турында РФ кодексына төзәтмәләрне хуплавын искә төшерик.

Инфекция таралу куркынычы шартларында һәм чикләү чаралары чорында эпидемиягә каршы гамәлләрне санга сукмаган өчен гражданинга 15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр штраф янаячак.

Вазифаи затларга моның өчен 50 мең сумнан 150 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 200 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф күздә тотылган.

Моннан тыш оешмаларга 30 тәүлеккә кадәр эшчәнлекләрен туктатып тору яный. Закон бозу кешенең сәламәтлегенә зыян салуга яки аның үлеменә китереп, шул ук вакытта җинаять билгеләре булмаса, гражданнардан – 150 мең сумнан 300 мең сумга кадәр, вазифаи затлардан – 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр, ә юридик затлардан – 500 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр штраф түләтеләчәк яки эшчәнлекләре 90 тәүлеккә кадәр туктатылып торачак.

Төзәтмәләрнең якын араларда, Россия Федерациясе Президенты кул куйгач, кабул ителүе көтелә.

 

Фото: yandex.ru


Фикер өстәү