Ничек яшисең, авыл?

Авыл үз көенә яшәвен дәвам итә. Халык кардан чистарынып, кипшенгән бакчасын карый, ишегалларын җыештыра, үсентеләр өчен орлыкларын хәстәрли, теплицаларын чистарта, утыртыр өчен баздан бәрәңгеләрен алып әзерләп куючылар да бар.

Әнә, җырчы Алмаз Мирзаяновның Мөслим районы Тат. Бүләр авылында яшәүче әти-әнисе бәрәңгене кышка җиргә күмеп калдырып саклый икән. Яз җиткәч, су-мазар төшкәнче, аны казып алалар, ди.

— Безнең авылда бәрәңгене гомер-гомергә шулай саклыйлар. Грунт сулары бик өстә урнашу сәбәпле, баз казып булмый. Көзен бәрәңге алгач, бер өлешен — өй базына, орлыкка дигәнен – өске очтагы өй базына, ә калганын менә шулай җиргә күмеп саклыйлар әниләр. Язын исә аны куллану, ашар өчен казып алабыз, — ди Алмаз. Җырчы әйтүенчә, мондый ысул белән икенче икмәк бик яхшы саклана. Дөрес, быел кыш җылы булу сәбәпле, бераз гына үргәннәре дә бар икән.

— Моның өчен иң элек бер метр тирәнлектә казылган чокырның астына һәм кырларына яхшылап салам түшибез, — дип аңлатты ул безгә. — Аннан соң капчыкларга салынган бәрәңгене (элеккеге елларда бөтенләй салып та тормый идек) урнаштырабыз. Өстенә дә салам түшәп җирне өеп күмеп куябыз. Бик салкын кышларда да сирәк өши дип истә калган, чөнки кар бик күп була иде. Иң мөһиме – су кермәсен. Кар базы да бар, анда, гадәттә, терлеккә бирә торган чөгендер саклана иде. Җырчы салам астыннан бәрәңге казып алган фотосын социаль челтәрләргә урнаштыргач, башкалар әлеге ысул турында беренче тапкыр ишетүләре турында язды. Ризидә Диярова исемле язылучысы кызыклы комментарий да калдырган.

— Лаеш якларында без дә тирәнлеге бер метр, озынлыгы 2, 50 метрлы чокыр казыйбыз. Ул борт дип атала. Шунда 5 шәр чиләк бәрәңге сыешлы капчыкларны урнаштырабыз. 25 ел инде шулай казып салабыз. Бик җайлы, без ияләшкән аңа. Астына салам җәябез, капчык кырыйларында да яхшылап салам белән төябез, өстендә дә шуны куябыз. Аннан сон балчык белән каплыйбыз. Бәрәңгене базга салудан мәгънә юк, барыбер кар суы төшә, — дигән ул. Икенче берәүләр кишер, чөгендерне шулай саклаулары турында әйтә.

— Бездә дә бәрәңгене саклар урын юк шул. Март башында баздан чыгарабыз да, кая куеп сакларга белми аптырыйбыз. Базлар, идән аслары ел саен су белән тула. Безнең өчен бәрәңге саклау зур проблема, — дип яза икенче бер язылучы. Кукмара районының Зур Сәрдек авылында яшәүче, күпләп кәбестә үстереп сатучы Хәмзә Хисмәтуллинның да бу көннәрдә эше тыгыз икән.

— Кәбестә симәнәләре алып кайттык әле. Хәзер бер-ике көндә шуны чәчергә уйлыйбыз, — ди ул. — Авыл аграрийлары дә язгы кыр эшләренә керешергә йөриләр. Бездә әлегә чыкмаганнар иде. Төньяк район булгач, соңрак чыгыла бит бездә. Шушы суыклардан соң җылылар килә, диләр. Шуннан соң күпьеллеык үләннәрне тукландырырга чыгарлар. Җир җитешеп килә инде, — ди Хәмзә Хисмәтуллин.

Минзәлә районы Бикбау авыл җирлеге башлыгы Люзия Мәрданшина әйтүенчә, авыл халкы бакчада кайнаша. Җыештыралар, кисәсе агачларын кисәләр, куакларны «душ» коендыралар, ди ул.

— Хатын-кызлар өй, мунча юа. Бәрәңгеләрне дә чыгардык. Башка елларны 9 майларга утырга идек. Быел алдан берни әйтеп булмый әле. Яз ничек килүгә карап инде. Бакчаларда дым бетеп бара бит, киптеләр инде. Көннәр җылы булса, майны көтеп тә булмас ул, — ди Люзия апа. Утыртырга дип баздан чыгарылган бәрәңгеләрне майга кадәр теплицада саклыйлар икән.

— Теплицаларга редиска, мелисса, кыяклык суган утыртучылар да бар. Авылда яшелчә, чәчәк үстереп сатучы ике гаилә бар. Алар инде утырттылар. 10 мең төп үсентесе булачак, ләкин зур теплицаларга чыгармадылар әле. Әлегә кыякка яшел суган үстереп саталар, — диде ул. Баздан чыгарган бәрәңгене ничек дөрес сакларга? Башка елларны белгечләр халыкка бәрәңгене 15 май тирәләрендә утыртырга кирәк, дип киңәш бирә иде. Быел, яз иртә килү сәбәпле, аны да иртәрәк утыртырга туры киләчәкме? Әлеге сорауларны бакчачы Фарсыйл Зиятдиновка бирдек.

— Баздан чыгарган бәрәңгеләрне өй темперурасында сакларга мөмкин. Сарай яки мунчада да ярый. Һава темперурасы +2 булса, яхшы. Артык җылы да ярамый, шыту ихтималы бар. 0 дән түбән температура шулай ук начар, — диде ул. Утыртуга килгәндә, белгеч быел бәрәңгене дә, башка яшелчәләрне дә 2 май белән 15 май аралыгында утыртырга киңәш итә.

Зөһрә Садыйкова

 

Фото: vedfarm.ru

 


Фикер өстәү