Тәнзилә һәм Нәҗип Шәрәповлар: «Матур картлыкта яшисең килә икән – саран булмаска, акча җыймаска кирәк»

89 яшендә булса да, өй чормасына да менеп китә, базга да төшә. Үзенең җитез булуын һәр көнне укыган намазыннан һәм физик күнегүләрдән күрә. Шуңа да әле аңа үз яшен биреп булмый. Хәләл җефете Тәнзилә белән матур картлык кичерә алар.

– Алты бала үстек без. Мин өченчесе идем. Әти белән әни кешелекле, ярдәмчел булырга өйрәтте. Армиягә киткәнче авылда торсак та, мин хезмәтемне үтәп кайткач бер дустымның киңәше белән Казанның Беренче Май бистәсеннән җир алдым, – дип яшь чагын искә ала ул. – Бөтен туганнарыбыз белән күченеп килеп, йорт җиткереп, сигез кеше бергә яши башладык. Ике елдан өйләнергә уйладым. Шул йортка тугызынчы кеше итеп, Тәнзиләмне алып кайттым.
Ишле булсалар да, гаилә тату яши. Тәнзилә апа да әлеге гаиләгә тиз ияләшә. Бәхетләрен түгәрәкләп, уллары Айрат туа. Озак та үтми, Нәҗип абыйны идарәче оешмага эшкә чакыралар һәм фатир бирәләр. Яшь гаилә аерым яши башлый. Үз куышларында икенче уллары Альберт туа.

– Бер-беребезне аңлап яшәргә тырыштык. Нәҗип абыең мине бик яратты. Кадерле хатын булдым. Әле хәзер дә кайгыртып кына тора. Ул – миңа, мин аңа бик кирәк, – дип сүзгә кушыла 84 яшен тутыручы Тәнзилә апа.

Тәнзилә апаның юл фаҗигасенә эләгүе, Нәҗип абыйның инфаркт кичерүе аларны тагын да якынайта.
– Нәҗип бик күптәннән биш вакыт намазын бер дә калдырмыйча укый. Калдырсам, гомерем кыскара, ди. Бик кешелекле, авыр сүз әйтмәс, кешеләрне сөендерергә генә тырыша. Шуңа да Аллаһы Тәгалә аның гомерен озайта, – ди Тәнзилә апа.

Беренче инфаркттан соң, Нәҗип абыйның бу авыруы тагын кабатлана. Әнә шуннан соң ул башкача яши башлый. Физик күнегүләр ясарга тотына. Үләннән ясалган төнәтмәләргә күчә. Үзе дә бик күп файдалы дарулар ясарга өйрәнә. Әмма инфаркт тагын ике тапкыр кабатлана. Соңгысында хәле бик авыр була. «Ашыгыч ярдәм» машинасында озатып барган улы Альберт әнисенә шалтыратып: «Әти өйгә кайта алмас инде. Исән калмас», – ди. Әмма Тәнзилә апа аның яшисенә ышана. «Кайтыр, борчылма», – дип улын юата. Иренең савыгуын сорап кылган догалары кабул була. Бер-берсенә булган ярату авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә.

– Без тормышның кадерен беләбез. Һәр туган таңга сөенеп яшибез. Дөрес итеп, файдалы ризыклар гына ашарга тырышабыз. Үзем дә иренмим. Язын витаминлы салатлар ясыйм. Боткалар ашыйбыз. Казанда үз йортыбыз белән яшәсәк тә, җәйләрен авылга кайтып торабыз. Анда йортыбыз, бакчабыз бар. Тәмле чишмә суларын эчеп, рәхәтләнеп күңелгә ял, тәнгә сихәт алабыз, – ди Тәнзилә апа.

Кичләрен исә берсе кулына тальян гармунын алып, икенчесе җырлап җибәрә. Нәҗип абыйның тальянына 102 ел икән инде. Әмма үзе кебек ул да сынатмый.

– Матур картлыкта яшисең килә икән – саран булмаска, акча җыймаска кирәк. Кешеләргә булышып яшәүгә ни җитә! Без икебез дә шундый. Тәнзилә апаң да ашларда биргән сәдакаларын җыеп барып, кешеләрне сөендерергә ярата. Ә безгә әллә ни күп кирәкми – исән-сау булсак, авырмасак, шул җитә, – ди Нәҗип абый.
Рәхәт күрешү булды бу. Каядыр ашыккан мәлдә, Шәрәповлар йортында күңел ял итте. Вакыт узганы сизелмәде дә. Тәнзилә апа белән Нәҗип абыйның матур картлыгы кебек картлык бик күпләргә насыйп булсын иде.

Гөлгенә Шиһапова


2 фикер

  1. Исәнмесез,хәерле көн. Элекке гаилә дә дуслык хөкем итә иде,ә хәзер күпме туганнар бер-берсе белән аралашмыйлар.Хәзер беренче урында акча,туганлык малга күчте.Эне белән эне,сеңел белән сеңел акча өчен дә җимерек өйләр өчен судлашып бетте.Бу бит бик куркыныч хәл нәселләр ерагая бару.Туганлык җепләре тәмам эзелгәч яхшы нәрсә түгел.Бабай-әбине торгызып бастырсаң бу хәлгә белмим ниэшләрләр иде икән

Фикер өстәү