Борһан Шаһидинең туганы Ринат Мингалиев: «Төп максатыбыз – аның турындагы уйдырмаларны юкка чыгару»

«Җыен» татар теле һәм мәдәнияте үсеш фонды,
«Шәхесләребез» сериясен дәвам иттереп, күренекле
милләттәшебез – дәүләт эшлеклесе, галим, язучы һәм
тәрҗемәче Борһан Шаһиди турында китап әзерли. Шул уңайдан
башкалабыздагы Буа якташлык җәмгыяте, «Җыен» фонды һәм
«Безнең мирас» журналы редакциясе «түгәрәк өстәл» янында
сөйләшү уздырды.

Буа якташлык җәмгыятенең монда нинди катнашы бар дисезме?
Борһан Шаһиди Буа районының Аксу авылында туып, 13 яшенә
кадәр, Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга
кергәнче, әти-әнисе янында яшәгән. Мәдрәсәдә ике ел
укыганнан соң китап-журнал бастыру эшенә кереп китеп,
аннан сәүдә, алыш-биреш һөнәренә алынып, 1912 елда, 18
яшендә Кытайга барып чыга, Өремче шәһәрендәге «Тьян-Шан»
фирмасы филиалында эшли башлый. 1914 елда Кытай
гражданлыгын алуга ирешә. Шулай итеп, чин илендә аның
бәрәкәтле, озын гомер юлы башлана.

Бу юлларны язуыбыз юкка гына түгел. Шанлы-данлы егерменче
гасыр башында вакыт елгасы шулай тиз акканмы: унсигез-
унтугыз яшендә инде милләттәшебез мөстәкыйль эш алып
барырлык, берничә тел үзләштергән белгеч булып өлгерә.
Ходай аңа озын гомер насыйп иткән: 95 яшенә җитеп, 1989
елда Пекинда вафат була ул (соңгы юлга озатырга бөтен
Кытай хакимияте җитәкчелеге килүе күп нәрсә сөйли). Бу
еллар эчендә Кытай җәмгыятендә югары вазифалар биләү
ләззәтен дә, нахакка гаепләнеп, төрмә газабын да татырга
туры килгән аңа. Ике тапкыр кулга алынып, җәмгысы 15 ел
тоткынлыкта җәфа күргән, шактый еллар Шеңҗаң-Уйгыр
автономияле районын җитәкләгән, дипломатик эшкә керешеп,
Кытай белән мөселман дәүләтләре арасында мөнәсәбәтләр
урнаштыруга зур өлеш керткән ул. Тәрҗемәче, драматург,
галим буларак та танылган.

2005 елны әлеге Аксу авылы егете, Борһан Шаһидинең
туганы Ринат Мингалиев (Таифә әбисе Борһанның бертуган
апасы булган) Буа якташлык җәмгыяте рәисе Ирек Закиров
белән бергә Кытай җирендә булып, мәшһүребез эзләреннән
йөреп, туганнарын күреп, бер кочак истәлек-документлар
җыеп кайта. Шулар нигезендә, якташлык җәмгыятенең матди
ярдәме белән 2011 елда Ринат Мингалиевның: «Борһан
Шаһиди. Тарихта калган эзләр» дигән төпле, җитди хезмәте
дөнья күрә.

– Шаһидинең чын, олуг татар кешесе булуы турында халкыбыз
әле белеп бетерми. Кайбер ялгыш, хата фикерләр дә очрый.
Төп максатыбыз – шул уйдырмаларны юкка чыгарып, шәхесне
тулырак ачу, төп хезмәтләрен халыкка җиткерү. Аның
беренче әсәрләре революциягә кадәр Казанда, гарәп шрифты
белән нәшер ителгән газета-журналларда бастырылган.
Биографиясен, беренче чор татарча иҗатын да, Кытайда
язган төп хезмәтләрен дә бирергә исәп. Билгеле, ул анда
галим, дәүләт эшлеклесе һәм сәясәтче буларак кытай һәм
уйгыр телләрендә иҗат иткән. Ләкин рухы һәм эчке халәте
белән татар булганга, китапны нигездә татарча бастырып
чыгарачакбыз, чит телдәгеләрен тәрҗемә итеп бирәчәкбез.

КФУның Рамил Хәйретдинов җитәкчелегендәге халыкара
мөнәсәбәтләр институты хезмәткәрләре бу яктан безгә бик
нык ярдәм итә. Материалларны җыю катлаулы булды, чөнки
аның безнең илдә басылган әсәрләре күп түгел. Ринат
Мингалиевның төпле хезмәтеннән тыш, якташыбызны күпмедер
дәрәҗәдә өйрәнгән Миркасыйм Госманов, Йолдыз Хәлиуллин,
Тәүфыйк Әйди мәкаләләрен дә бирәчәкбез, – дип белдерде
китапның төзүчесе Гәрәй Рәхим «түгәрәк өстәл»дә.

Әдәби иҗатка килгәндә, шигырь язу белән бергә
драматургиягә дә мөрәҗәгать иткән, баш күтәрүчеләр
турында уйгырча дүрт пәрдәлек пьеса язган Борһан ага. Аны
татарчага тәрҗемә иткән Әхәт Гаффар әсәргә зур бәя бирде.
«Ул шул кадәр камил, аны бүген үк сәхнәгә куярга мөмкин.
Уйгырларның ул вакыттагы күтәрелеше Татарстандагы бүгенге
вазгыятькә туры килә. Заманында ул спектакль уйгырлар
тарафыннан кат-кат куелган. Исеме юк иде. Мин аңа
«Аермагыз безне!» дип исем куйдым, жанрын трагедия дип
билгеләдем», – дип мактады ул аны. Буа театры режиссеры
Раил Садриев якташының әлеге пьесасын рәхәтләнеп
сәхнәләштерә алыр иде, дигән фикерен дә җиткерде бу
уңайдан Әхәт абый.

Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китү тиештер: «Җыен» фонды
«Шәхесләребез» сериясен дәүләт хисабына түгел,
иганәчеләрнең матди ярдәмендә чыгара. Әйтик, Борһан
Шаһиди турындагы китапның чыгымнарын үз җилкәсенә Буа
якташлык җәмгыяте алган. Бу сериядә халкыбызга алтмыштан
артык шәхес тәкъдим ителгән инде.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү