Төннәр буе йоклый алмый интекмисезме?

Коронавирус турындагы яңалыклар күпләрнең күңелен төшерә, аларны борчылырга мәҗбүр итә. Тынычсызлык йокысызлыкка да илтә. Ә сез төннәрен йоклыйсызмы?

ИлСаф, Татарстанның атказанган артисты:

– Дөньяда булган бу афәт уйландыра да инде. Күңелдә гаиләң, балаларың өчен борчылу бар. Уен-көлке түгеллеген дә аңлыйм. Кушканнарын үтәп яшәсәң, бу вирусны да җиңә алырбыз дип уйлыйм мин. Әмма күңелемне төшереп утырмыйм. Иртән гаилә белән позитив рухта уянабыз, физик күнегүләр ясыйбыз. Үзизоляция килеште. Өйдәге бөтен эшләрне эшләп бетердек дисәк тә була. Иске альбомнарны карап чыктык. Элек гаиләгә вакыт җитми дисәк, хәзер менә бер дигән мөмкинлек туды. Мин йоклый алмыйча тилмермим. Аллага шөкер, ятуга йоклап китәм.

Айгөл Әхмәтшина, Кукмара районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары:

– Күңелдә бары тик яхшы гына уйлар. Әгәр без бөтен таләпләрне тиешле рәвештә үтәсәк, бу вирус республикабызны да, районыбызны да читләтеп үтәр дип уйлыйм. Тәүлек дәвамында дисәң дә була, мин элемтәдә торам. Бөтен оешма белән, халык белән эшлим. Кешеләрне тынычландырам. Һәркайсы белән үз туганым кебек сөйләшәм. Кемгә нишлисен, кайсы очракта урамга чыгарга мөмкин икәнен аңлатам. Арада төрле авырулардан интегүчеләр дә бар. Аларга да җылы сүземне кызганмыйм. Башым мендәргә тисә, шундук йоклап китәм. Әмма төннәр буе төш күрәм. Төштә дә коронавируска каршы көрәшәм. Маскалар эзлим, волонтерлар белән сөйләшәм.

Мәүлидә Гыйниятуллина, декреттагы әни:

– Мине бу чир турындагы хәбәр авыруга сабыштырды. Характерым үзгәрде. Күңелгә начар уйлар гына килә. Моннан өч ел элек әнине, ике ел элек әтине югалттым. Яман чир алып китте аларны. Әле ярый ул чакта мондый вирус булмаган, дип сөенеп утырам. Ирем белән сүзгә киләбез. Шулкадәр куркакка әйләндем. Өйдә бер генә дә тузан бөртеге табып булмый хәзер. Көндезен җыештырып, пешереп вакыт узса, төнлә йоклый алмыйм. Аптырап бетәм. Дарулар да эчеп карыйм, бал белән су да булышмады. Кичә бер туганым телефоннан догалар җибәрде. Шуны тыңлап йоклап киттем. Хәзер психологка язылдым. Ничек тә тынычланырга кирәк бит инде.

Гөлназ Мөхәммәтова, укытучы:

– Мин дә курку юк. Бөтен кушылганнарын үтәп яшим. Иммунитетны ныгыту өстендә эшлим. Балаларны дистанцион укытуга күчерү буенча документлар әзерлибез. Шуның белән мәш киләбез. Кайберәүләрнең өйләрендә компьютерлары юк. Аларның проблемасын хәл итәргә дә тырышабыз. Дөресен генә әйткәндә, эш күп. Куркыныч уйлар уйларга вакыт юк. Әмма укучыларымны бик сагындым. Кысып кочаклыйсым килә үзләрен. Әмма сабыр итәргә туры килә. Динебездә түзем булырга куша бит. Ятуга йоклап китәм димим, әмма йокыга дөрес әзерләнәм. Артык күп ашамыйм, әллә нинди тапшырулар карамыйм. Телефоннан интернетка кермим. Ватсапка килгән хәбәрләрне ачмыйча гына бетереп ташлыйм. Ел әйләнәсендә үлән чәйләре эчәм. Мәтрүшкә белән бөтнеклесе бөтен җанны ял иттерә. Үз өебез белән торгач, ике көнгә бер мунча ягабыз. Бөтен борчулар шунда юыла.

 

Фото: kipmu.ru


Фикер өстәү