Рөстәм Миңнеханов — коронавируска каршы көрәш буенча төбәк җитәкчеләре арасында иң яхшылар рәтендә

«Сәяси конъюктура үзәге» короновируска каршы көрәш һәм халыкка ярдәм итү буенча төбәк башлыклары арасында иң яхшы башлангыч белән чыгучыларны барлады.

Исемлеккә Татарстан халкына мәгълүмат бирү, ярдәм күрсәтү хезмәте һәм Президент Рөстәм Миңнеханов үзе дә кергән.

— Татарстанда Yardam.ru caйты эшли башлады. Анда үзизоляциядә утыручы халыкка ярдәм итү өчен оештырылган барлык хезмәтләр һәм цифрлы сервислар турында мәгълүмат җыелган. Бу сайт республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Татарстан Республикасы Санлы үсеш министрлыгы һәм югары технологияләр өлкәсендәге «Ит-парк» командасы белән эшләнгән», — диелә үзәк биргән аңлатмада.


Фикер өстәү