Владимир Путин бүген кабат мөрәҗәгать белән чыгачак

Хәзерге вакытта Россия Президентының мөрәҗәгать тексты әзерләнә. Бу хакта Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песковк сүзләренә сылтама белән Риа Новости хәбәр итте.

Бүген 16.00дән соң Владимир Путин халыкка кабат мөрәҗәгать белән чыгачак.

Россиядә коронавирус  таралу куркынычы булганлыктан, илбашы 25 март көнне Россия халкына мөрәҗәгать белән чыккан иде. Аннан соң Россиянең 26 төбәгендә үзизоляция игълан ителде, халык 5 апрельгә кадәр ялга җибәрелде.


Фикер өстәү