Эшсезләргә эш тә, пособие дә булачак

Бу көннәрдә ниндидер сәбәпләр аркасында үз теләге эштән киткән яки җибәрелгән кешеләр булырга мөмкин. Эшсез калган кеше халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә бара бит инде. Татарстан халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова шулар игътибарына мәгълүмат җиткерде.

– Министрлык һәм мәшгульлек үзәкләре карантин көннәрендә эшне дистанцион рәвештә алып бара, – диде ул. – Эш эзләү буенча гаризаларны безгә Татарстан дәүләт порталы аша тапшырырга мөмкин. Белгечләребез, пособие билгеләгәнче, белгечлегегез, тәҗрибәгездән чыгып, эш эзли торачак. Гаризага паспорт, хезмәт кенәгәсе, белемегез турындагы таныклык күчерелмәләрен дә беркетегез.

Кирәкле документлар турындагы белешмә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында урын алган. Аны яшәү буенча мәшгульлек үзәкләре сайтыннан да табарга мөмкин. Документлар җибәрелгән почтага вакансияләр турында хәбәрләр килеп торачак. Министрлык Россия порталлары белән бергәләп эш итә, шуңа күрә сайлау мөмкинлеге дә зур.

– Республикада эш эзләүчеләргә 39 меңнән артык вакансия тәкъдим ителә. Безнең максат: кешене мөмкинлекләреннән чыгып, яраклы эшкә урнаштыру, – ди Эльмира Зарипова. – Әйе, эшсезләргә пособие түләнә. Аның минималь күләме – 1,5 мең сум, иң күбе – 12 мең сум. Гаиләне алып барырга ул акча гына бик аз. Март азагында хөкүмәт карары белән пособиеләр күләме дә үзгәрде. Порталдан гариза тапшыргач, эшне тиз генә табып булмаса, ярты елдан артык хезмәт урынында эшләгән кешене эштән җибәргәннәр икән, аңа беренче өч айда хезмәт хакының – 75 проценты, калган өч айда 60 процент күләмендә пособие түләнә. Ул бар кешегә дә бер төрле түгел. 20 мең 216 сумнан артык хезмәт хакы алучылар гына максималь пособиегә өметләнә ала.

Бүген исә зур сәүдә үзәкләренә, товарларны өйгә китерү белән шөгыльләнүче оешмаларга, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәткәрләр кирәк.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү