Лилия Галимова: «Медицина җиһазлары да, урыннар да җитәрлек»

Республикада коронавирус инфекциясенә каршы тору өчен медицина җиһазлары җитәрлек. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова онлайн брифинг барышында әйтте.

Татарстанда 1400 берәмлек ИВЛ аппараты (үпкәләрне ясалма вентиляцияләү) бар, ихтыяҗ туса, хөкүмәт өстәмә сатып алырга да әзер. Хастаханәләрдә дә урыннар җитәрлек, тагын 3800 ятак булдырырга мөмкинлек бар.

Лилия Галимова тотрыксыз вазгыятьтә өлкән яшьтәгеләр (65 яшьтән өлкәнрәкләр) белән элемтәләрне киметүне сорады.


Фикер өстәү