Илназ Сафиуллин: «Өйдә утыруның уңай яклары бик күп»

Дөнья куа идек. Эш дип чаптык. Ә коронавирусның үз планнары булган икән. Бар дөньяны туктатып, бераз гына булса да уйланырга мәҗбүр итәргә тели кебек ул. Эстрада артистлары әлеге “паузаны” ничек кичерә соң? Бу турыда җырчы Илназ Сафиуллин белән сөйләштек.

Карантин, үзизоляция режимы җырчыларны гаиләләренә кайтарды, вакытлыча тамашачысыннан аерды. Аерды дию дөрес тә булмас инде, чөнки онлайн-концертларның туктап торганы юк. Күптән түгел Илназ Сафиуллин да татарстанлыларны өйдә калырга чакырып, онлайн режимда концерт куйды:

– Бу – минем өчен бөтенләй яңа формат. Тамашачы алдында җырларга күнегелгән бит. Ә монда йөзләгән тамашачы урынына – камера. Башта үз тәлинкәмдә түгел идем. Алып баручыларның булуы, аларның килгән сорауларны һәм комментарийларны укып торуы бик ярдәм итте. “Сине бит меңләгән кеше карый, син генә күрмисең аны” дип, үз-үземне күнектердем. Соңыннан хәтта кайдадыр мине карап утыручы тамашачыларның энергетикасын һава дулкыннары аша тоя башладым, — дип, фикере белән уртаклашты ул.

Илназ Сафиуллинның концертын өч йөз меңләп кеше караган. Киләчәктә онлайн-концертлар өлкәсе үсәр, дигән фикердә җырчы:

– Без генә түгел, тамашачы да яңа форматка күнегеп бетмәгән әле. Ә бүген җырчылар белән шулай гына “очрашып” була. Бу хәлләрне исән-имин җиңеп чыккач, онлайн-концертлар кую туктатылмас, дип уйлыйм.

Үзизоляция вакытында концертлар караудан тыш та шөгыль җитәрлек. Иң мөһиме – вакытны юкка сарыф итеп, төшенкелеккә бирелмәскә кирәк. Җырчы әнә шул фикердә.

– Бар җирдә коронавирус турында гына сөйлиләр. Халыкны бу кадәр үк куркытырга, ә халыкка артык куркырга кирәкми, минемчә. Дөрес, дәүләтебезнең адымнарын хуплыйм, артык паника тудырмый гына эш итәләр. Халык кына бердәнбер профилактик чараның өйдә утыру булуын аңласын иде, – ди ул. – Һәрхәлдә, бу ситуациянең дә позитив яклары бар. Без хәзер гаиләбез янында. Балаларыбызга игътибар артты. Без бит һаман эш дип чабабыз. Иң мөһим әйберләргә вакыт аз кала. Әлеге хәлләрне дә гаиләләрне берләштерү өчен Аллаһ тәгалә тарафыннан бирелгән мөмкинлек дип кабул итәргә кирәктер.

Илназ Сафиуллин – җырчы гына түгел, яшь әти дә бит әле. Карантинда вакытны ничек үткәрергә, дип баш ватып йөрүчеләргә берничә киңәш тә бирде ул:

– Күптәннән планлаштырып йөргән эшләрне башкарырга менә дигән вакыт. Гаилә белән өйләр җыештырырга, романтик кичләр уздырырга, балалар белән туйганчы уйнарга, телләр өйрәнә башларга да була. Интернетта меңләгән сервислар бар, яңа һөнәрләр үзләштерү өчен дә мөмкинлекләр бик күп бит хәзер.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү