Баулыда коронавируслы пациент турында фейк язган өчен хатын-кызны штрафка тартканнар

Баулыда яшәүче бер ханымны социаль челтәрләрдә үзәк район хастаханәсендә коронавируслы пациент булуы турында ялган мәгълүмат тараткан өчен штрафка тартканнар. 27 мартта «ВКонтакте» ның шәхси битендә ул Баулы район хастаханәсендә коронавирус йоктырган пациентның йогышлы авырулар бүлегендә булуын шәрехли. Бу хәбәр чынбарлыкка туры килми.

Полицейскийлар хатын-кызны административ җаваплылыкка тарткан. Шәһәр суды аны ялган мәгълүмат таратуда гаепле дип тапкан һәм 15 мең сумга штрафка тарткан, дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгының район бүлеге матбугат хезмәте.


Фикер өстәү