#ӨЙДӘУТЫР #Гөлнара Сабирова: «Ватаным Татарстан» журналистлары өйдә эшли»

Без беренче тапкыр кешелеккә диванда ятып булыша алабыз. Интернетта иң популяр мәзәк шул бүген. Тик һәр шаяртуда чирек кенә дөреслек бар дигән кебек, бүгенге көннең асылы – шул мәзәктә. Өйдән чыкмау – иң хәерлесе.

«ВТ»ның барлык журналистлары да инде бер атна өйдә торып эшли. Матбугат конференцияләре дә – онлайн, көндәлек планеркаларыбыз да видеоэлемтә форматына күчте. Шөкер, заманча технологияләр шундый мөмкинлекләр бирә. Сез дә, кадерле укучыларыбыз, зинһар, куркыныч чиргә каршы көрәшкә үз өлешегезне кертегез: өйдән чыгып йөрмәскә тырышыгыз. Бу – шулхәтле җиңел эш һәм шулхәтле зур ярдәм! Без, нинди шартларда булса да, сез эчтәлекле, укылышлы, мәгълүматлы газета алсын дип тырышачакбыз. Ә газетага, сүз уңаеннан, өйдән чыкмый гына да язылырга була. Сайтыбызга да керегез: vatantat.ru адресы буенча сез тәүлек әйләнәсе соңгы хәбәрләр белән таныша аласыз.
Начар уйлар уйламагыз, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Яратып, баш мөхәррир Гөлнара САБИРОВА

Ә журналистларыбызның ниләр эшләп ятуларын беләсегез килсә, сайтны карап барыгыз. Ул язмаларны #ӨЙДӘУТЫР хештегы белән табып булачак.

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү