#ӨЙДӘУТЫР #Гөлинә Гыймадова: «Үсентеләргә китап укый башладым»

– Карантинның өченче көне… Үсентеләргә китап укый башладым… Уены-чыны бергә: күзләрегез матурлык күреп иркәләнсен, тән һәм җан сафлансын.

Кемнең ничектер, мине тәрәзә төбендә гөл, балконда помидор, борыч ише нәрсәләр үстерү тынычландыра. Бер киңәш: үсентеләрегез чәчәккә бөреләнми торса, суга аз гына йод эремәсе салып сибәргә кирәк. Шомлы көннәрдә китап укуның да җае бар. Күңелгә тынычлык алып килә торган матур әдәбият укырга киңәш итәм. Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миң­нул­лин, Чыңгыз Айтматов китаплары бу көннәрдә өстәлдән төшми.

 


Фикер өстәү