#ӨЙДӘУТЫР #Гөлгенә Шиһапова: «Ирләрнең дә сынала торган чагы җитте»

– Өйдә утыруга уңай карыйм. Әйтерсең, минем эчке халәтемне аңлап, шундый карар кабул иттеләр. Бик тә балалар белән бергә буласым килгән иде. Үзизоляциянең бик күп уңай якларын күрәм.

Әллә ниләр уйлап, моңаеп утырыр­га вакыт юк. Газетага язмалар әзерләгәннән калган вакыт бик тә файдалы уза. Тәмле ризыклар пешерәбез, өйдә бер генә тузан бөртеге дә калмады. Кыярлар утырткан идек. Алар көннән-көн тизрәк үсә. Гөлләрем чиратлап чәчәк ата. Бер кызым имтиханга әзерләнә, икенчесе исә бөтен китап­ларын укып чыкты инде. Кичләрен кечкенә кызым баянда уйнап, җырлап утырабыз. Туганнарым белән видео аша аралашабыз. Бу атна башыннан бирле урамга чыккан юк, саф һаваны балконда сулыйбыз. Кирәк-яракны ирем алып кайта. Ирләрнең дә сынала торган чагы җитте дип уйлыйм. Кызларым «супергерой» дип кенә атый әтиләрен.


Фикер өстәү