«Авылга нәрсәгә инде бу чикләүләр», – дип тузынып алдык та кушылганны үтәргә керештек»

Дөрес, шәһәрдәге кебек, авыл башларына беркем дә “пост”лар ясап куймаган, кергән-чыкканны күзәтеп торучы “гаишник”лар да юк. Әмма күндәм авыл халкы гомер-гомергә “сакланганны Ходай саклаган” дип, ничек тә юк-бардан проблема ясамаска тырышып, көн күрергә гадәтләнгән.

“Авылга нәрсәгә инде бу чикләүләр”, – дип мәш килеп, тузынып алдык та, бөтенебез кушылганны үтәргә керештек.
Авыл урамында гадәттә “час пик” берничә тапкыр була: иртән эшкә барганда, төшке ашка кайтканда-киткәндә һәм кичен эштән кайтканда. Һәм әле тагын кибеткә ипи килгән сәгатьләрдә. Монысы өйдә торучылар өчен. Менә шул вакытны туры китереп мин дә авылдагы бердәнбер кибеткә барып кайтырга булдым. Ипи, камыр ризыклары көндәлек мул итеп килеп торса да, ничектер бар кеше дәшул бер тирәдә кибеткә килергә тырыша. Бүген дә, гадәттәгедән азрак булса да, кибеткә килүчеләр бар. Кайтучылар да очрады. Барысы да битлекләрдән. Әле кемдер перчаткалар да кигән. Узып киткән машиналарга юри игътибар иттем, рульдәгеләр дә, пассажирлар да битлектән. Кемдер электән запасланып калган, кемдер үзе теккән, кемдер сатып алган.

– Эштә дә шушы битлектән эшлибез, – ди терлек караучы Әлфинур.
–Үзебезнең өчен бит, өйдә кечкенә балалар – оныклар бар , – ди тагын бер авылдашым Фәйрүзә.

– Резин перчатка, битлек киеп эшләргә беренче көнне бик кыен булды, акрынлап ияләнәбез инде. Кибеткә бөтен кеше дә битлектән килә, – ди сатучы Алсу.

Ярый әле, авыл кибетенә барырга рөхсәт аласы юк дип тә сөенә авыл халкы. Дөрес, аның бер кыенлыгы юк, ди телефоннан СМС хәбәр аша эшләп караучылар. Авыл урамнарын тикшерүче булмас дип тә ышанып булмый. “Участковыйлар сәбәпсез урамда, Шушма буйларында йөрүчеләрегез бар, йөрмәсеннәр, кисәтүсез штраф салу каралган”, – дип кисәтте әнә кичә җирле үзидарә рәисе ватсаптагы төркем аша.

Авылда бит хәбәр тиз тарала: инде 2 апрель көнне үк Балтачка рөхсәтсез баручыларга протоколлар төзегәннәр, күрше салавычныкылар да эләккән, диләр. Унбиш мең сум авыл кешесе өчен аз акча түгел. Авыртмас башына тимер тарак алганчы, саклык чарасы күрә ул…

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү