Алинә Заһитованың әтисе олимпия чемпионының өйдә ничек шөгыльләнүен күрсәтте

 

Фигуралы шуу буенча Пхенчхана-2018 Олимпия чемпионы Алинә Заһитова хәзер Казанда. Ул бер атна элек үзизоляция чорын уздыру өчен әти-әнисе янына кайткан.

«Ирбис» хоккей клубының баш тренеры Илназ Заһитов («Ак Барс» системасына керә) үзенең Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә фотография чыгарды. Анда хатыны Ләйсән кызына растяжка ясарга булыша.

«Әнисе балачакта Алинәгә ничек растяжка ясавын искә алырга булды», — дип язган Илназ Заһитов.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү