Смсча яшәү: мәшәкате юк, тик рөхсәт ителгән вакыт азрак

Үзизоляция вакытында безнең дүрт кешелек гаиләнең өчесенә эш һәм уку буенча компьютер, интернет котылгысыз кирәк булып чыкты.

Олы кыз көне буе дистанцион эшләүгә күчте, кечесе иртәдән кичкә кадәр БДИга әзерләнә, репетиторлар белән онлайн шөгыльләнә, әниләре “Ватаным”га өйдән яза, аталары гына институтка барып йөри. Ничарадан бичара дип, икегә бүлендек һәм ирем белән Казан янындагы бистәдәге бакча йортына күчендек. Анда иске булса да, миңа да компьютер бар. Бу көннәрдә вай-фай, модемнарның бик кирәге чыкты.
Эштән бушаган арада фатирга да кайтып килергә кирәк бит инде. Балаларга ризыклар илтергә, тегесе-монысы… Бу мөмкин иде. Тик 1 апрельдән соң тормыш үзгәрде. Тикшерү режимы керде, бистәне полиция, омон саклый башлады. Нокса елгасы янына урнаштылар. Шәһәргә барган, бистәгә кайткан автомобильләрнең һәркайсын туктатып тикшерәләр. Беренче көнне бу тирәдән үтү бик шомлы иде, чөнки барысы да кара битлектән, кайберсенең кулында автомат та бар. Хәзер моңа да ияләндек инде… Алар да безнең шикелле адәм балалары һәм үз вазифасын башкара.

Шәһәргә чыгу катлауланды. Телефоннан смс пропуск алырга кирәк. Теркәлеп, аннан җавап килгәнче, өчәр-дүртәр сәгать көтәсе дип куркытканнар иде. Кичә без дә ул номерны файдаланырга булдык. 2590 номерын җыеп, исем-фамилияңне, әтиеңнең исемен, паспорт мәгълүматларын, кайда яшәвеңне язасың. Җавап итеп, теркәлү номеры килә. Аннары кая барырга теләвеңне аңлатасың. Балаңны укырга илтү, дәвалау оешмасына юл тоту, якыныңны җирләү, бакча йортына бару яки аннан кайту… — барысы тугыз пункттан тора.

Алар сан белән билгеләнгән. Максатыңны белдергәнче, “цель” дип язасың, аннары ара калдырып үзеңә кирәкле номерны теркисең. Әйтик, «Цель 6”. Шуннан соң рөхсәт килеп төшә. Бу эшне төгәлләү өчен күп дигәндә, ун минут вакыт китте.

Йомыш буенча барырга бер сәгать вакыт бирелде. Шуңа күрә өйдән чыгар алдыннан гына смс җибәрергә кирәк, чөнки йөреп кайтырга билгеләнгән бер сәгать вакыт тиз уза. Тиз арада җыенып чыгып киттек. Нокса күпере янында туктаттылар, машинадан төшеп тормадык, телефондагы смсны карагач, җибәрделәр. Рөхсәт язуы булмаганнар алай тиз уза алмый: юл читендә туктап торалар яки кире кайтып китәләр.

Шәһәр урамнары тыныч, машиналар аз. Хуҗалык товарлары, кием-салым белән сәүдә итүче кибетләр, базарлар ябык. Кайберсенең тимер капкасына йозак эленгән, биналарда утлар сүнгән. Азык-төлек кибетләре эшли. Кеше бик аз йөри. Сату күпкә кимегән. Азык-төлектән ярмалар юк. Сатучы әйтүенчә, ярмаларны иртән китергәннәр, әле чыгарырга өлгермәгәннәр. Суган, сарымсак бар, имбирьгә заказ бирмиләр, чөнки бик кыйммәт. Ярар, имбирьсез дә яшәрбез әле. Ул безне вируслы чирдән сакламаячак, дип табиблар кисәтте бит инде. Даруханәләрдә дә кеше аз, ишекләренә “Антисептиклар, гельләр, битлекләр юк!” дигән язу эленгән. Бер ханым кан басымын төшерә торган дарулар алды, икенчесе баш авыртудан зарланды һәм нервыларны тынычландыра торган препарат белән кызыксынды. Андый дару бу көннәрдә барыбызга да кирәк түгелме икән?!

СМС вакыты әллә кайчан чыкты инде. Бистәгә кире кайтканда, тагын смс җыйдык. Бер сәгать бирделәр. Күпер янында туктатып, вакыты чыкмадымы икән, дип тикшерделәр. Шөкер, узып киттек. Бүтән өйдән чыкмадык. СМС рөхсәте көнгә ике генә бирелә. Бистә янындагы ашамлыклар кибетенә, даруханәгә бару өчен рөхсәт кирәкми. Бүген иртән янә шәһәргә чыктык. Кичәге смс язулар кабатланды. Анда үзең турында мәгълүмат тутырасы түгел, максат һәм номер гына кирәк. Тоткарлык булмады, бер минут эчендә җавап килде. Күрше хатыны Ирина да безгә иярде. Аңа эштән белешмә биргәннәр. Ире кичә смс белән йөреп кайткан.

Урамыбыз соңгы көннәрдә бушап калган. Күп кеше тыныч кына өендә утыра. Азык-төлекне алдан алып куйганнар. Төркемнәрдә дә зарлану сүзләре күренми. Юмор-сатира күп… Без смс рөхсәтнең әллә ни мәшәкатен күрмәдек. Тик ул бер сәгать вакыт бик кыска. Хәтта кеше җирләргә кайтырга туры килсә дә, вакытны арттырмыйлар икән…

Фәния Арсланова

 

Фото: https://ru.freepik.com


Фикер өстәү