Туристлык тармагында эшләүче эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтеләчәк

Татарстан Республикасы Президенты туристлык тармагында эшләүче кече һәм урта бизнес вәкилләре белән онлайн-очрашу үткәрде. Элемтәгә Казан һәм Чаллының зур кунакханәләре җитәкчеләре чыкты.

Эшмәкәрләргә иң элек Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Зәринә Догузова интернет аша үзенең киңәшләрен бирде.

Рөстәм Миңнеханов һәр эшмәкәр белән килеп туган вазгыятьтә бизнесның хәлен җиңеләйтү тәкъдимнәре буенча фикер алышты. Аерым алганда, салым түләүне кичектерү, хезмәт хакын түләү өчен процентсыз кредитлар бирү мәсьәләләре каралды. Эшмәкәрләр шулай ук кредитларны реструктурлаштыру, коммуналь түләүләр системасын үзгәртү буенча ярдәм сорады.

Онлайн-очрашуда күтәрелгән барлык мәсьәләләрне Президент кушуы буенча Икътисад министрлыгы караячак. Министрлык аларны анализлаганнан соң Президентка тәкъдимнәр кертергә тиеш.

“Килеп туган хәлләр шактый авыр. Бу чорда безгә бөтен көчне бергә тупларга, ә иң мөһиме – коллективларны саклап калырга кирәк”, – дип билгеләп үтте Президент.


Фикер өстәү